Бәйрәм белән, хатын-кыз!

mL7JxEf9MWz1UM0t1weVDV-r0bDb_-pa7k9DaWU-Eg7-EaqWnKbsBK5J9h8lXR62iH4H4x3bCR3KvX5CrU6D9HlGТагын килде матур язлар,
Бар табигать җанлана.
Кояш сибә ал нурларын,
Таңда кошлар моңлана.

Язлар белән җиргә килә
Әнкәйләрнең бәйрәме.
Бирик әле без аларга
Бүген чәчәк бәйләме.

Ни соң әле әнкәй өчен
Ул чәчәк бәйләмнәре?
Бирик тагын җан җылысын,
Еш булсын бәйрәмнәре.

Бәйрәм алды хәбәр килде
ЦСО якларыннан,
Кунакка дәшәләр, имеш,
Бу бәйрәм хакларына.

Бу хәбәрне җиткерүче
Алиябезгә рәхмәт.
Шатланып юлга җыендык,
Бәйрәм итү — ни рәхәт.

Иртән иртүк килеп алды
ЦСО машинасы.
Утырып юлга кузгалдык,
Эх, тизерәк барасы.

Хатын-кыз бәйрәме бит бу,
Күңел җырлый, шатлана.
Бар җиһанда — бәйрәм хисе,
Бар җиһанда — тантана.

Барып җиттек, бик канәгать
Ишек ачып керүгә.
Ни галәмәт, моң агыла
Без кергәнне күрүгә.

Гармун уйный, кызлар җырлый,
ЦСО уңганнары,
Һәрьяклап та килгән алар,
Булганның булганнары.

Олы рәхмәт сезгә, кызлар,
«Ак каен» кызларына,
Гармунчы Динар иркәмә,
Оешма хуҗасына.

Чакырып кунак иттегез,
Без барыбыз рәхмәтле.
Күргәнебез һич юк иде
Мондый кадер хөрмәтне.

Бу бәйрәмнең исеме дә
«Ах, какая женщина».
Безнең кызлар соклангыч шул,
Бик түзем барысына.

Җырлап-биеп күңел ачтык,
Зур рәхмәт барыгызга.
Сый-хөрмәт тулы табында
Сыйландык барыбыз да.

Зур уңышлар телим сезгә,
Сәламәтлек һәркөнгә.
Насыйп булсын очрашулар,
Бәйрәм кирәк һәркемгә.

 

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 

Просмотров: 592

Комментирование запрещено