Теләк булса — барысына да өлгереп була

Ph0F2i4scNPmF521f03kpLlGchnwTa_IH0upHJfM_ZDWG7zcqkj4L3CewO9d6a86zhDOMl63xY9LU8yTaxJ6ddDGКышкы киемнәрне салырга әле иртәрәк булса да, календарьда — март. Димәк, яз килә. Ә яз ул 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән башлана. Җир йөзендәге миллионлаган кешеләр арасыннан сиңа гына тиешле мәхәббәтеңне табу, яраткан кешеңнең — яраткан хатыны, Ходай биргән балаларыңның назлы әнисе булу бәхете кебек мәңгелек кыйммәтләрне чагылдырган башка бәйрәм юктыр, мөгаен. Бу бәйрәм социаль, милли, дини чикләрне дә белми, һәркем өчен бердәй кадерле һәм аңлаешлы.

Газетабыз битләрендә уңган-булган асыл затларыбыз турында һәрдаим язып торабыз. Менә быел да, якынлашып килүче 8 Март бәйрәме алдыннан хөрмәтле газета укучыларын тагын бер яшь һәм чибәр, энергиясе ташып торган милләттәшебез – Самара шәһәр округы Думасы депутаты, КПРФ партиясе әгъзасы Алина Бакаева белән таныштырырга булдык. Партиягә кергәндә аңа нибары 21 яшь булган.

- Яшьләр өчен бөтен ишекләр дә ачык, диләр. Ә Сез сәясәт юлын сайлагансыз. Хатын-кыз өчен башка кызыклырак эш тә табылыр иде. Ул сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Мин күп балалы гаиләдә беренче бала булып туганмын. Шуңа күрә кечкенә сеңел һәм энеләремне карау, дәресләрен әзерләргә булышу кебек эшләр барысы да минем өстә иде. Хәер, әти-әнием безне барыбызны да җаваплы кешеләр итеп үстерү өчен барысын да эшләделәр. Мин җәмәгать эшлеклесе булсам, кешеләргә ярдәмем күбрәк булыр дип, шәһәр Думасында эшләргә теләдем һәм хыялыма ирештем дә.

Алинә мәктәптә укыганда комсомолга кергән, иптәшләре белән төрле файдалы эшләрдә катнашкан. Шул вакытта ул КПРФ идеяләре белән кабынып китә һәм партиягә дә керә. 2015 елда Бакаева шәһәр округының Совет районы депутаты итеп сайлана. Ул вакытта кыз Идел буе округында иң яшь депутат була. Ләкин яшьлек – ул кимчелек түгел, киресенчә, энергиясе ташып торган коммунист, бернинди эштән дә курыйкмыйча, аз керемле гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен «Вместе» дип аталган иҗтимагый оешма ачып җибәрә.

- Мин белемем буенча — юрист, шуңа күрә халыкка хокукый ярдәм күрсәтә алам. Шулай ук иҗтимагый эшләр белән дә күп шөгыльләнәбез — КПРФ партиясенең яшь активистлары белән олы кешеләргә ярдәм итү, шәһәребезне чисталыкта тоту, яшелләндерү, экологияне саклау кебек иҗтимагый эшләрдә катнашабыз, күп вакытта аларны үзебез оештырабыз да. Хәзерге вакытта, мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю акцияләре уздырабыз, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

- Сез бит әле әни дә, үз фирмагызның җитәкчесе дә, депутат та. Барысына да ничек өлгерәсез? Бәлки, берәр сере бардыр?

- Мин балачактан ук тиктормас идем. Уңышлы булуыма, беренче чиратта, әти-әниемнең тәрбиясе тәэсир итте. Эшсез тик утыру – бу минем турыда түгел, теләге булган хатын-кыз барысына да өлгерә ала, минемчә.

Ике яшьлек улым да бик кызыксынучан һәм акыллы малай булып үсә. Билгеле инде, бөтен буш вакытымны аңа багышларга, гаиләм белән уздырырга тырышам. Шулай да, үзем өчен дә вакыт табам. Кайвакыт, көч җыяр өчен, берүзем табигать кочагына чыгып китәм. Анда минем күңелем ял итә, уй-хисләрем тәртипкә салына. Шулай ук спорт залына да йөрим, чигәргә һәм чигешләремне туганнарыма һәм дусларыма бүләк итәргә яратам, — дип санап китте Алинә.

- Ничек уйлыйсыз, хатын-кыз бәхете нәрсәдә?

- Без иң элек үз-үзебезне яратырга тиеш. Әгәр без үзебезне ничек бар — шулай кабул итсәк, кимсенмәсәк, оялмасак, үз фикеребезне ярып салырга курыкмасак, без барысын да булдырачакбыз. Асыл затлар яраткан эшләре белән генә шөгыльләнергә тиешләр. Әгәр аңа мәҗбүри эшләр башкарырга туры килә икән, ул шәхес буларак сүнә, үз-үзен хөрмәт итми башлый. Димәк, башкаларда да ул шундый ук фикер калдырачак, кызыксыну уятмаячак.

Барлык хатын-кызларны да якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрик итеп, һәрберегезгә бәхет телим! Йөрәкләрегездә мәхәббәт хисе мәңге яшәсен. Шул ук вакытта үз-үзегезне яратырга да онытмагыз. Йортыгызда тынычлык, муллык, иминлек хөкем сөрсен. Сез бәхетле булсагыз, якын кешеләрегез дә бәхетле булачак!

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Алинә ханым. Сезне дә Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз һәм күпсанлы эшләрегездә уңышлар телибез!

 Эльмира Сәйфуллина.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 623

Комментирование запрещено