Бәхет телим халкыма

Oh37GdMrz7IТагын җиргә килә ямьле язлар
Гомеркәйләр бик тиз үтәләр.
Тик шулай да безнең күңелкәйләр
Яз айларын сагынып көтәләр.

Язның беренче бәйрәме булган
Сигезенче мартны көтәбез.
Бөтен хатын-кызга бәхет теләп,
Без гөрләтеп бәйрәм итәбез.

Гүзәл затлар барысына түзә:
Сугышларга, барлык афәткә.
Нык исәнлек, бәхет, шатлык белән
Яшәсеннәр иде рәхәттә!

Нык түземлек телик аналарга,
Балалары ил сагына киткәннәргә.
Нинди хәбәр килер икән, диеп,
Түземсезлек белән көткәннәргә.

Яшь балалар, хатыннары кала,
Үзәк өзгеч сагыш аларда.
«Сугыш бетеп, исән кайтсыннар» — дип,
Шул теләкләр телик аларга.

Яшь түкмәсен газиз аналар,
Яшәсеннәр газиз балалар!
Һәммәсен дә «Аллаһым сакласын!» — дип
Без кылабыз изге догалар.

Тыныч тормыш телим халкыма,
Сугыш афәтләре китсеннәр.
Барлык ата-ана, балалар да
Шатлык белән гомер итсеннәр!

Галия САБИТОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 729

Комментирование запрещено