Киң күңелле, кунакчыл халык

mL7JxEf9MWz1UM0t1weVDV-r0bDb_-pa7k9DaWU-Eg7-EaqWnKbsBK5J9h8lXR62iH4H4x3bCR3KvX5CrU6D9HlGБәйрәмнәрнең барысы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Тик шулай да язгы кояш нурлары белән яктыртылган 8 март бәйрәмен һәрчак аерым түземсезлек белән көтеп алабыз.

Бәйрәм алдыннан Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре Яңа Ярмәк авылы апаларын бәйрәмгә чакырдылар.

Авылыбызның булган, уңган апалары белән киңәштек, әзерләндек тә юлга чыктык. 7нче март көнне иртән иртүк Жәгъфәр абый безне алырга килеп тә җитте. Тиз арада, ипләп кенә Иске Ярмәккә алып барып та җиткерде.

Ишектән килеп керүгә безне җыр, гармун моңы белән «Ак каен» кызлары, Динар, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре каршы алдылар. Безне шулай зурлап каршы алулары бик ошады.

Бәйрәм кичәсен сүз остасы, кадерле укытучым Әлфия апа Баһаутдинова алып барды. «Ак каен» ансамбле кызлары, Наил абый Галимуллин, Динар Гарипов, Лилия Әбдерәхимова безгә җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Яңа Ярмәк апалары да моңга бай, күчтәнәчкә алып килгән җырларын башкардылар, Гөлсинур апай Гафурованың, Галия апай Сабитованың бәйрәм уңаеннан иҗат ителгән шигырьләре укылып үтте. Кичә барышында Динар Гарипов гармунда өздереп уйнады.

Бәйрәмнең икенче өлеше сый тулы табын артында дәвам итте.

Шундый күркәм бәйрәм кичәсе оештырып, безне ял иттергән өчен Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләренә, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наил улы  Гали абыйга, кичәне оештыручы Гөлисә Батрединовага, Гөлия Хәнәфиевага, «Ак каен» кызларына-егетләренә, табын әзерләүче кызларга — Рәшидә Хәмидуллинага, Алия Каюмовага иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар телибез. Киләчәктә тагын бик күп бәйрәмнәрне шатланып каршы алырга язсын!

gurbGLqHUGJe2ld8cgcjiy7Hg6xvIzHIKd5tRutT-gr10AOHny8PFg89bz7LjUycKZldqWUdMnaQGpzD8Ngr3YD5hGNUw6tKcgGTa9OmISBTYhU7Tu98E0qbfo-y5qgi3UNmwT79gM_Ml752k-nli6i_7d1uRxLJIDgvy-p_MI1C8FAo oEUG07zqr2KjDM2FJ3-HFPXD3uFeMRq3YkZhKGZaoKwsuNK8O-NfPsWbEgaxJHu_DQfrAja_uhMlbHVNv7tk4vQ1 Ubh4yzXHRZnebyz8iDdPxEh-k-uCTkhqxLapjC2ImoIXxWS3e2Vu8upIIguBZCamvk4GmCbd7Rbkpc_hiMSabOof VwzhAis6_d-8pKaOV6X9pm18gcCEyC4zI9wV6qd95i6y5pD0FExmPkLfSGoh8vJAnR0vAWjgrJxreFam1PYTtbab YkpJY5FmIbW6OL1XgGY8oljh4Ah2baIDqf6_HXqAiFkdOVBg3X_HeCVhGXZEpptiXt-LwfXKDoLpxTiJnG1lzCq6 ZWQpITsB2ZcZUKJ96l0bWTKkUQKwLFM6nu4kR7aF0XbTJ7otB5NSuyIyLvKc3HKVLWnCHwBdlFER9qKbFAF1InYj 7ISWTZ4ygfVng1agARDCoSMfZ8czAGkYL3oJLQyn4aAKn3z3I4lEXgJlPYNNzNleXtyXRpU-clR12cdc5sLy-_UI D-5R2Z8zW3Kl9dHgHWJa5GnfGHXwoKSKC775C38NEgFOm5LjLndwTZXMv10xHhHbFLBwGinqNSuSKYuvXFq5ByJh

Яңа Ярмәк клубы эшчеләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 735

Комментирование запрещено