Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Дамир Йосыпов турындагы фильмны караячак

h6_BRkkykyHCrq_FCdKadE_27utJRxm31ZhM_RGq83wzbkIJ9nIKSHNlvg8GC_WyuO9gH44eKxJkmPVTgTiPaHyLXI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Россия Федерациясе Герое, очучы Дамир Йосыпов турындагы фильмны карарга барачак.

«Җыен программасына ел саен яңа төсмерләр кертәбез. Беренче көнне, ягъни 13 мартта, делегатлар Камал театрына Мәхмүт Галәүнең дилогиясенә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә барачак. 14 март көнне делегатларга Россия герое Дамир Йосыповка багышланган «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмының премьерасын күрсәтәбез. Россия Герое белән очрашу була», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

  • 13-15 мартта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 554

Комментирование запрещено