Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында беренче очрашу узды

ddef4b0c5968c4ebd17d1b99a3e5de4727 февраль көнне Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының вәкиллегендә «Текә татар» проекты кысаларында беренче очрашу узды. Чараның беренче спикеры Рөстәм Нәбиев булып, аның чыгышының темасы «Авырлыклар аша җиңүгә» дип аталды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда «Максатны ничек дөрес куярга? Каян көч һәм мотивация алырга? Авыр моментларны ничек җиңелрәк кичерергә?» дигән мәсьәләләр күтәрелде. Чакырылган кунак үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып һәр кешенең соравына җавап бирде.

Чарага килүчеләр арасында Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары, «Роксана» радиостанциясе, «Туган тел» телевизион каналы хезмәткәрләре, журналистлар, блогерлар, Башкортстан татар яшьләре хәрәкәтенең активистлары бар иде.

Проект авторы Гөлшат Сафина әйтүенчә, «Текә татар»ның төп максаты булып Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерү тора. Бигрәк тә, яшь һәм урта буынны бергә туплау. Әлеге проект нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, тере сөйләшүләр ята.

«Мондый очрашулар, проектлар, әлбәттә, бик кирәк. Тормыш мәсьәләләре белән арып беткән кеше күңеленә шундый җанлы сөйләшүләр файдалы», – дип белдерә Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 604

Комментирование запрещено