Боз китә, яз килә…

28lXLQGki54«Чайка» чаңгы базасында «Сәламәтлек көне» узды

Менә кыш белән яз тарткалаша торган чак та килеп җитте. Табигатьнең җанлануын, тирән йокыдан уянуын түземсезлек белән көткән кешеләр нәкъ менә шушы вакытта язны каршылауга багышланган төрле бәйрәмнәр оештыралар. Бу йола, бабаларыбыз мирасы булып сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Самара татарлары гореф-гадәтләребезне югалтмау, яшь буыннарга тапшыру өчен күп көч куя. «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм «Яктылык» татар мәктәбе тырышлыгы белән ун ел дәвамында уздырылып килүче «Боз озату» бәйрәме моңа дәлил.

Быелгы бәйрәм дә, гадәттәгечә, оештыручыларның һәм мөхтәрәм кунакларның сәламләү сүзләре белән башланып китте. «Дуслык» оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев борынгы бәйрәмнәребезне онытмау, балаларыбызны һәм оныкларыбызны милләтебезне саклау эшләренә җәлеп итү – мөһим бурычыбыз булуын исебезгә төшереп, барчабызга да исәнлек-саулык, иминлек теләгәннән соң, Россия гимны яңгырады һәм Россия әләме күтәрелде.

Махсус кунаклар арасында “Яктылык” мәктәбенең күптәнге дусты, губерна Думасы депутаты, Россия герое Игорь Валентинович Станкевич та бар иде. Ул кунакларны «Исәнмесез» дип татарча сәламләгәннән соң, спорт бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерде. Өлкә хөкүмәте эчке сәясәт департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Мария Купцова әлеге чарада беренче тапкыр катнашуын билгеләп үтте. Ул: «Бәйрәм әле башлана гына, ә кунакларның яхшы кәефе һава температурасын берничә градуска җылытты да инде бугай», — дип шаяртты.

Чыннан да, бу көнне һава торышы берничә тапкыр үзгәреп, кыш белән язның көч сынашуын аеруча сиздерде – иртәдән ябалак-ябалак юеш кар яуды. Аннан беразга яз өстенлек алды сыман, буран бераз гына туктап торды да янә, тагын да көчлерәк булып, купты. Шуңа да карамастан, чаңгы базасындагы халык саны артканнан-арта барды. Самара татарлары оештырган бәйрәмдә күптән инде «Яктылык» укучылары һәм ата-аналар, туганнар, дуслар гына түгел, ә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Саф һавада чаңгы, чана шуып, җырлап-биеп, кайнар пылау белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итәләр.

Чараның җентекләп уйланган программасында һәркем күңеленә ятышлы шөгыль таба алды. Үзләрен чаңгы ярышларында сынап карарга теләүчеләр старт сызыгына тезелешеп бастылар, биатлончылар уңайлы позиция сайладылар. Кемдер кышкы футбол кырына ашыкты, икенчеләре армреслинг, аркан тартышу ярышларында көч сынашу өчен махсус мәйданчыкларга таралыштылар, тимераякта шуарга яратучылар шугалакка таба юнәлделәр. «Сәләт-Самара» клубы оештырган уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Сабыйлар да тик тормады, чыр-чу килеп, таудан шудылар, «Йолдыз» балалар үзәге оештырган мәйданчыкта да балалар күп иде. Алар рәсем ясадылар, кардан төрле-төрле сыннар әвәләделәр. Ә спортчыларны дәртләндерү өчен сәхнәдән «Яктылык» мәктәбе укучылары Камилә Арсланова, Мәрьям Сәйфуллова, Мәдинә Хәбибуллина һәм танылган «Идел» татар эстрадасы ансамбле артистлары башкарган көйләр урман тынлыгына ямь өстәп тордылар. Кемдер биеде, кемдер артистларга кушылып җырлады. Һәрьяктан уен-көлке, яхшы кәеф бөркелеп торды, кунакларның йөзләреннән шатлыклы елмаю төшмәде.

Көн буранлы булуына карамастан, кунаклар арасында Камышлы районыннан килгән спорт сөючеләр дә бар иде. Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм Иске Ярмәк урта мәктәбе директоры урынбасары Малик Мөхәммәтҗанов алып килгән укучылар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар һәм пьедесталның иң югары баскычларын яуладылар. Яңа Ярмәк кызы Анна Дмитриева – биатлон һәм чаңгы ярышы буенча, Иске Ярмәк спортчылары Алинә Бәдретдинова, Валерия Горбунова чаңгы ярышы буенча медальләргә лаек булдылар, Альмир Хисамов, Умәр Урумбаев, Богдан Борзов, Рәдиф Каюмов, Руслан Башкиров, Бексәид Барубаев футбол турнирында җиңү яуладылар. Сүз уңаеннан, чарада Крутые Ключи мәктәбе һәм “Яктылык” укучылары бер команда булып катнаштылар. Алар ата-аналар командасын җиңеп, беренче урынга чыктылар.
- Ярыш булгач, җиңүче дә, җиңелүче дә була инде. Әмма бу спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысын да җиңүче дип атар идем. Чөнки төрле милләт халыклары дуслыгы, татулык барысын да җиңәчәк, — дип ассызыклады Габдулла хәзрәт. – Киләсе елда да әлеге күркәм чарада катнашырга ниятлибез.

«Боз озату» бәйрәме бөтен кунакларга да ошады. Социаль челтәрләрдәге күпсанлы фотолар, бәйрәм кунакларының уңай бәяләмәләре һәм оештыручыларга атап язган рәхмәт сүзләре, бәйрәмгә килә алмаучыларның үкенечле комментарийлары бу бәйрәмнең дәвамлы булачагына ишарәли.

JJnl9C5Gs_UKc9y1Zs65yI ouC5kI1DfME 28lXLQGki54

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 783

Комментирование запрещено