Хөрмәтле Эльмира ханым!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Озын гомер, тән сихәте, гаилә иминлеге телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
***
Хөрмәтле Эльмира ханым!
Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән «Яктылык» мәктәбенең директоры Р.Р ГАЗИЗОВ һәм укытучылар коллективы.