Камышлыда Бәраәт кичәсе

lljdAOW2WP0Үткән дүшәмбедә Камышлының Городок бистәсе мәчетендә Бәраәт кичәсе үткәрелде. Дини бәйрәмгә мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы Искәндәр Минегалимов, бу мәчеттә күп еллар имам вазифаларын башкарган Әхтәм ага Госамов һәм тагын унбишләп хатын-кызлар җыелган иде.

Кичәне Самара каласыннан килеп, хатын-кызларга һәм балаларга ислам дине нигезләре өйрәтүче Айшә абыстай оештырды.

Башта сүзне Искәндәр хәзрәт алды.

- Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе булып санала. Нәкъ шушы көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын бер елга билгеләп куя. Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүен сорап догалар укырга, белеп тә, белмичә дә кылган гөнаһларыбызны ярлыкавын сорарга, Ясин сүрәсен укырга, фәкыйрьләргә садакалар өләшергә кирәк, — дип сөйләде.

Әхтәм ага Госамов бу кичәне гыйбадәттә — Коръән сүрәләре, намаз укып үткәрергә өндәде. “Динебезгә тугры булыйк, киләчәк көннәребез изгелектә һәм игелектә үтсен, сугышлар бетсен, дөньялар тыныч булып, яу кырына киткән ир-егетләребез сау-сәламәт булып кайтсыннар, бакыйлыкка күчкәннәре шәһит булып барсыннар. Барыбызга да ислам динендә яшәргә, һәртөрле авырулардан терелергә насыйп булсын”, — дип сөйләп үтте ул.

Ясига намазын укыганнан соң, бер-беребезгә яхшы теләкләр теләп, рәхмәтләр укып, өйләребезгә таралыштык.

dqIZSqilw9klljdAOW2WP0

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 652

Комментирование запрещено