Олы рәхмәтебезне белдерәбез

115-300x200Хөрмәтле Ильяс Гомәр улы!

Бүген кадерле әниегез Алия Алаветдиновнаны искә алу көне. Татар телен укытып, милләтебезне үстерүдә искиткеч зур өлеш кертеп, лаеклы дәрәҗәләргә ирешкән шәхес буларак, яши ул күңелләрдә.


Сез Шакурова Алия Аләветдиновна исемендәге премия булдырдыгыз һәм татар телен өйрәнүдә зур өлеш керткән укучыларга, аларның остазларына һәрдаим ярдәм итеп торасыз.

Милләтебезнең телен, мәдәниятен өйрәнүгә зур этәргеч бирәсез.

Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбенең укучылары, укытучылары, әти-әниләре Алия Әләветдиновнаның рухына дога кылалар, кылган гамәлләренең дәвам итүен телиләр.

Сезгә, мөхтәрәм Ильяс Гомәр улы, әниегезнең якты истәлеген саклау өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барасы юлларыгыз якты, ниятлерегез изге, исәнлегегез нык булуын телибез.


Олы ихтирам белән «Яктылык» мәктәбенең директоры Газизов Радик Рәфкать улы укытучылар коллективы белән.

Просмотров: 988

Комментирование запрещено