Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре җыенында: Татар халкы, теле югалыр дигән куркыныч юк

adf27787c64c981094a2475701e6de68Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты.

Иң элек ул Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Күргәзмәдә берничә юнәлеш тәкъдим ителде. Алар — милли кием, милли ашлар, милли сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник юнәлешләре, татар брендлары һ.б. Җыенга Россия Федерациясенең 47 төбәгеннән, 5 чит илдән һәм Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Иң өлкән вәкилгә — 78 яшь, иң яшенә — 20 яшь.

«Бер күрешү – үзе бер гомер. 11 ел буена очрашып торабыз, аралашабыз, уңай фикерләрне башкаларга җиткерергә тырышабыз. Глобашьләшү чорында бергә булырга кирәк. Зур үсешләр булганын күрәбез: татар халкы, теле, дине югалыр дигән бернинди куркыныч юк. Татар халкы Россия илендә үзен данлыклы халык итеп күрсәтә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, татар авылы эшмәкәрләре утырышында җитешкән һәм җитешмәгән якларны билгеләп була.

«Без татар эшмәкәрләреннән үрнәк алабыз. Барысы да үз көчләре белән эшләрен алып бара. Татарлыкны сакларга тырышасыз, гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга җиткерәсез. Шуның өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шундый булыгыз. Федераль сабантуй, авыл сабантуйлары безнең көчебезне күрсәтә. Шундый эшләр белән милләтебезне күрсәтергә мөмкинлек бар», — диде Рәис чыгышында.

Пленар утырыш барышында Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев 2012 елда беренче пленар утырышта катнашкан Башкортстан эшмәкәре Хәсән Идиятуллинны искә алды. «Аның ялкынлы чыгыш ясавын хәтерлисездер. Кызганыч, ул өч көн элек вафат булды. Милләтпәрвәр шәхес иде, авыл хуҗалыгының реформаторларының берсе», — диде ул.

«Очрашу безнең өчен зур горурлык, җаваплылык. Кайсы гына өлкәгә барсак та, иң элек, милләттәшләрбез белән очрашабыз. Бердәм булып, бөек татар халкы булып яшәргә насыйп булсын иде», — диде Милли Шура рәисе.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 564

Комментирование запрещено