Милләтебезне нәрсә яшәтә?

YJk85IOGts0Ана телебез, милли үзаңыбыз торышы турында күп сөйләнсә дә, бу проблема торган саен кискенләшә бара. Кыз­ганычка, халкыбызның рухи халәтен, милләт язмышын чын күңелдән кайгыртучылар азчылык санда. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән Фәһим Хәниф улы Йосыповны милләтпәрвәр дип атар идем. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


- Сезнең ярты гомерегез Себер якларында нефть чы­гаруга багышланган иде, дип беләбез. Шул ук вакытта иҗтимагый эшләрдә дә катнашкансыз — Муравленко шәһәр администрациясе, татар җәмгыяте дә сезне актив тормыш по­зициядә торучы кеше дип хәтерли. Хәзер инде Сез Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы. Шул эшчәнлегегез хакында сөй­ләсәгез иде.

- Себер – кешене аеруча авыр, экстремаль шартларга куеп сыный торган регион. Анда эшләгән дәвердә бөтен көчемне татар җәмәгатьчелеген бер­ләштерү, милли рухын кү­тәрү эшенә багышладым — мә­четләр салдык, бала­лар бак­чаларында татар теле груп­­палары ачтык, мәк­тәп­ләр­дә татар телен факультатив рәвештә генә тү­гел, программага кертеп, фән буларак укытуны оештырдык, бәйрәмнәр дә уздыра идек. Мин, Россия граждани­ны һәм татар кешесе була­рак, милли мәсьәләләрне хәл итүне үземнең изге бурычым дип саныйм, шуңа күрә иҗ­тимагый оешмаларда эшлим.

- Сез үзегезнең балала­ры­гызны да татар итеп үс­тергәнсез, хәзер оныклар тәр­биясендә актив катнашасыз. Әти-әни, әби-бабай буларак татар телен саклау өчен нинди чаралар кулланасыз?

- Гореф-гадәләр, дин ка­гыйдәләре — алар иң көчле һәм үтемле тәрбия чаралары. Безнең гаиләдә телебез­гә, милләтебезгә карата хөрмәт тәрбияләү һәрвакытта иң ал­гы планда булды: татар телендә газета-журналларга язылабыз, балалар өчен мавыктыргыч журналлар алдырабыз. Укып чыккач, фикер алышабыз, оныкларга да шундый ук таләпләр куела. Бала күңеле — ул бит каралмаган дәфтәр бите кебек. Аны ни белән тутырасың — баланың киләчәге шуңа көйләнә. Без­нең өйдә туган тел­дә аралашу — минем катгый таләп, язылмаган закон.

- Тел һәм милли үзаң югалу турында күп сөйләнсә дә, югалу тизлеге арта гына ба­ра. Моңа киртә куеп буламы?

- Кеше үз милләтенең та­рихын белми, башына сеңдерелгән ялган тарих басымы астында яши икән, тел, милли үзаң югалуы турында зар елаулар — файдасыз нәрсә. Тарих дәреслекләрен ачып карагыз әле, анда милләтебезгә кагылышлы берәр җылы сүз таба алырсызмы, милләтебезнең данлы үткәннәре турында сөйләнәме? Әлбәттә юк! Ме­нә кайда ул тел югалуның, мил­ләт таушалуының чишмә башы!

Элек авылларда милләт торышы әле шактый көчле иде. Ә хәзер киресен күрәбез. Моны глобализация шаукымына гына да сылтап булмый: татар авылларында уза торган чаралар рус телендә, балалар бакчасында да татар телендә сөйләшү, татар җыр­ларын өйрәнү бөтенләй юк. Минемчә, бу зур җинаять!

- Мәктәп — ул һәр заманда да гыйлем чыганагы, тәрбия учагы һәм авылның рухи нигезе булган. Ә хәзер бу турыда ниләр әйтә аласыз?

- Өлкәбезнең татар авылларындагы башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын фән буларак укытыны туктату — милләтебезгә каршы эшләнә торган корткычлык, дип атар идем.
Өлкән сыйныфларда рус теленә атнасына 8 — 9 сә­гать бирелгәндә, ана телен 1 сәгать укытуны ничек аң­ларга мөмкин? Бервакыт, Ис­ке Ярмәк авылы урамында баян күтәргән музыка укытучысын очраттым. Балалар бакчасына барышы икән. Кайсы татар җырларын өйрәтүе турында сорагач: «Нинди татар җыры инде, сөйләшү дә юк анда! Мин тәрбиячеләр кушканны гына эшли алам!» — диде ул. Башлангыч сыйныф укучыларын­нан мәктәптә татар теле ничә дәрес керә дип сорагач, укытылмый, дип җавап бирделәр.

Монда, ирексездән, Хуҗа Насретдиннең бер мәзәге искә төшә. Ул, ишәген ач торырга өйрәтү өчен, һәр көн­не ризыгын киметә барган. Ишәге үлгәч: «Ач торырга өйрәнеп кенә беткән иде, үлде дә китте», — дип зарланган. Безнең мәктәпләрдә татар теле өстендә шундыйрак «эксперимент» бара. Башта атнасына ике, аннан бер дәрес ана теле керә иде. Хәзер инде «факультатив»ка күчерделәр. Аннан соң балалар татарча белми, тел бетте, дип зар елый башлыйлар.

- Авылда милләт файдасына эшләнә торган уңай күренешләр бармы, әллә барысы да шундый аяныч хәлдәме?

- Алай ук начар түгел. Мәсәлән, Мәдәният йортында балаларны җыр-биюгә өйрә­тү түгәрәге бар. Монда “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллинны яхшы сүз белән телгә аласы килә. Аның хатыны Оркыяның да балалар бакчасындагы хезмәтен олы хөрмәт белән искә ала авыл халкы. Ул балалар бакчасы мөдире булып эшләгәндә, нә­ниләр шартлатып татарча да, русча да сөйләшкәннәр, ике телдә шигырьләр дә өй­рәнгәннәр, җырлый да, хәтта «әгүзе-биллаһи»ны да бел­гән­нәр.

Җирлек башлыгы Мин­сәгыйть Шәйхетдинов та очрашуларда, җыелышларда матур итеп татарча сөйләшә. Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәт­кәримнең тырышлыгын да күрсәтәсе килә. Ул оештырган чаралар һәрвакыт татар телендә, җанлы һәм үтемле булып уза. Мәктәптә дә шундый ике теллелек булса, тәр­бия эшләре нәти­җә­лерәк булыр иде.

- Бу хәлдән чыгу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

- Татар милләте, татар теле өчен беркайчан да такыр юллар булма­ган. Ата-бабаларыбыз, үз-үзләренә ту­ры юл ярып, ал­га барган­нар. Телебезне, мил­лә­те­без­не, динебезне сак­лау өчен тир һәм кан түгеп, го­мер­ләрен кызганмыйча кө­рәшкәннәр. Бу изге мирасны безгә дә васыять итеп калдырганнар. Ә без аның кадерен беләбез­ме? Минемчә, өлкәбездәге татар иҗтимагый оешмалары татар авылларында укы­ту-тәрбия эшләрен контрольда тотарга тиеш, дип уйлыйм. Соңгы елларда Татарстан мәчетләре дә ана телен өйрәтү төркемнәре оештыралар. “Ана теле” интернет сайты эшләп тора. Теләгән кешегә мөмкинлекләр бар. Тик менә яшьлек тилелеге белән ана телен өйрәнергә теләмәүчеләр дә бар бит. Шу­ңа күрә монда мәктәп йогынтысы да булырга тиеш.

Президент В.В. Путин Пятигорскида узган «Машук» яшьләр форумында: «…каждый год в мире пропадает большое количество языков, наречий, исчезает литература. Поэтому сейчас нужно всё это возрождать, причём на новой, современной основе», — дигән иде. Шулай ук Август указында да: «… государственные образовательные стандарты должны предоставлять возможность россиянам получать образование не только на русском, но и на родных языках российских народов. Обращаю особое внимание глав регионов Российской Федерации, что языки народов России являются неотъемлемой частью их самобытной культуры и изучать эти языки — их гарантированное Конституцией право», — диелгән иде. Болай булгач, бөтенләй аңлашылмый. Мәктәпләрдә ана телен укытуга каршы хәрәкәт — ул президент указына каршы ба­ру һәм балаларның, ата-аналарының Конституциядә каралган хокукын чикләү бу­ла түгелме?

Балага туган телен өй­рә­тү — ата-ананың иң изге бурычы булуын башта үзләренә аңлатырга кирәк. Ә инде: “Бу мәҗбүри түгел, татар телен уку яисә укымау ата-ана карамагында, гариза буенча гына”, — дип сөйләнүләр — наданлык. Белем алу — авыр хезмәт. Шуның өчен мәктәп эшчәнлегендәге мәҗбүрилек, катгый таләпләр кую — табигый хәл. Бигрәк тә фән һәм техника кискен үсеш алган вакытта. Иң мөһиме: педколлектив, ата-аналар, укучы балалар шуны аңларга тиеш — ана телен белмәгән, санламаган кеше беркайчан да камил акыллы, игелекле һәм бәхетле шәхес була алмый һәм үз балаларын да татар итеп тәрбияли алмый.

 Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 1024

3 комментариев

  1. Куп гаилэлэрдэ эти-энисе, эби-бабасы татар булса да балалары, оныклары белэн яртылаш русча, яртылаш татарча сейлэшэлэр. Русча ейрэтэлэр имеш. Элеке 8 классны татарча укып та, русча институт бетерде безнен, апалар.

  2. Рәхмәт! Бик дерес сүзләр!…

  3. О недопустимости «заставлять человека учить язык, который для него родным не является», президент России Владимир Путин заявил 20 июля на заседании совета по межнациональным отношениям в Йошкар-Оле.