Дамир Йосыпов: «Хыялыма тугры булдым»

1244-12032023«Кукуруз рәтләре буйлап, кояшка таба» картинасы прокатка чыкты

2019 елның 15 августында очучы Дамир Йосыпов, дви­гательләренә кошлар эләгеп эштән чыккан самолетны кукуруз кырына утыртып, 233 кешенең гомерен саклап калган иде. Шул ук ел азагында якташыбызның батырлыгы турында фильм төшереләчәк дигән хәбәр таралды. Ниһаять, кинофильм прокатка чыкты.

Март башында Россиянең берничә шәһәрендә «Кукуруз рәтләре буйлап, кояшка таба» фильмын тәкъ­дим итү кичәләре булып уз­ды. 11 мартта легендар мил­ләт­тәшебез Дамир Йосыпов Самара тамашачылары белән оч­рашты һәм киң эк­раннарга чыгачак картина турында сөйләде.

Фильм алдарак атап узган вакыйгаларга нигезләнгән. «Мәскәү — Симферополь» рей­сын башкаручы Airbus A321 лайнеры, Жуковский аэро­пор­тыннан күккә кү­тә­релеп, биеклек җыя башлауга башта бер двигатель, аннан икенчесе дә туктый. Димәк, самолет төшеп шартларга мөмкин… Очучылар Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзин пассажир лайнерын аста күренгән кукуруз кырына утыртырга карар кылалар. Шул рәвешле бу ике кыю егет 233 кешенең гомерен саклап калалар. Президент Указы белән экипаж командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга «Россия герое» исемнәре бирелә.

Фильм «Централ Партнершип» кинокомпаниясе заказы буенча төшерелә, режиссеры — Сарик Андреасян, ә төп герой ролен Егор Бероев башкара. Сүз уңаеннан, фильмны төшерүчеләргә төп рольгә нәкъ менә шушы актерны алырга Йосыпов үзе тәкъдим ит­кән. Чөнки аңа Егор Бероевка бик охшагансың дип әйткән булганнар.

- Асылда, фильм очу­чы­ларның кыюлыгы турында гына түгел, ә тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсендә чынга ашкан хыял турында да, — дип аңлата Дамир. — Бу, беренче чиратта, үзенең иң зур хыялын тормышка ашыра алган һәм, нәтиҗәдә, язмыш әзерләгән сынауны лаеклы үтәгән кеше тарихы, — ди герой.

Ул бала чагында ук очучы булырга хыялланган һәм әтисе эзләреннән барачагына ышанган. Ләкин Дамир очу училищесына керә алмый һәм юристлыкка укып чыга. Әмма зәңгәр күккә омтылу теләге егеткә тынгы бирми. 33 яшендә Йосыпов хыялын чынга ашыру өчен икенче талпыныш ясый һәм бу юлы укырга керә. Шулай Дамир үз максатына ирешә һәм граждан авиациясе пилоты булып эшли башлый.

- Бик гыйбрәтле фильм. Ул үз хыялыңа омтылырга, аны тормышка ашыру өчен кыенлыклардан курыкмыйча алга атларга кирәклеген күрсәтә. Фильм тормыш кыйм­мәтләрен яңадан бәя­ләү, бүгенге көннең һәр миз­геленең кадерен белү турында, — дип сөйли Дамир Йосыпов премьерага җыелган Самара халкына.

Дамир Йосыпов картинаны төшерү буенча консультант та булган. Ул самолет кабинасында уйналган барлык күренешләрнең техник яктан дөрес булуын күзәтеп, Егор Бероевка нинди төймәләргә басарга, очыш вакытында кайсы вакытта нинди сүзләр сөйләргә кирәклеген әйтеп торган.

- Минем биографиямә кагылышлы кадрларны режиссерга үзенчә төшерергә мөм­кинлек бирдем, әмма самолет очышы һәм очучы­лар­ның үз-үзләрен тотышы чынбарлыктагыча булуын таләп иттем, — ди герой.

9 мартта герой милләт­тәшебез турындагы фильм­ның премьерасы Мәскәүнең «Октябрь» кинотеатрында уз­ган иде. Тамашачылар залында кукуруз кырына утырырга мәҗбүр булган самолетта очкан пасса­жирлар да булган. «Алар бер­тавыш­тан очучыларның һәм борт­проводникларның кыю­лыгы, тәвәккәллеге ту­рын­да сөйлиләр. Авиалайнер командирының төгәл эше һәм кыюлыгы аркасында гына без исән кала алдык. Эва­­куация дә бик тиз оештырылды, бер-ике минут эчендә без инде җирдә идек, — дип сөйләгәннәр пассажирлар Рен-ТВ журналистына. Пассажирлар һәм Дамир Йосыпов әле дә аралашалар һәм ел саен 15 август көнне әлеге кукуруз кырында очрашалар икән. Әлбәттә, бу вакыйгадан соң күпчелек пассажирлар самолетта очудан баш тартканнар. Әмма шул ук көнне кабат самолетка утырып очучылар да булган.

Нәкъ менә эвакуация вакытында яңгыраган сүзләр фильмның исеме итеп алынган. Трап буйлап ике метрлы кукуруз арасына төшеп бас­кан пассажирлар аптырап торганны күреп алган бортпроводник Дмитрий Ивлицкий рупор аша: «Кояшка таба, кукуруз рәтләре буйлап барыгыз!» — дип кычкырган. Шулай пассажирлар кыр читенә чыгып җитәләр. Әлеге хәлне кемдер видеога төшереп ала, һәм ул, интернет челтәре аша таралып, популярлашып ки­тә. Шуңа күрә режиссер да, сценарист Алексей Гравицкий да Дамир Йосыповның: «Киноны халыкка таныш сүз­ләр белән атарга кирәк», — дигән тәкъдимен кабул итәләр.

(tvsamara.ruural.kp.ruren.tv сайтлары язмаларына таянып әзерләнде)

 Элина СӘЙФИ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 545

Комментирование запрещено