Ана телебез, милли үзаңыбыз торышы турында күп сөйләнсә дә, бу проблема торган саен кискенләшә бара. Кызганычка, халкыбызның рухи халәтен, милләт язмышын чын күңелдән кайгыртучылар азчылык санда. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән Фәһим Хәниф улы Йосыповны милләтпәрвәр дип атар идем. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Сезнең ярты гомерегез Себер якларында нефть чыгаруга багышланган иде, дип беләбез. Шул ук вакытта иҗтимагый эшләрдә дә катнашкансыз — Муравленко шәһәр администрациясе, татар җәмгыяте дә сезне актив тормыш позициядә торучы кеше дип хәтерли. Хәзер инде Сез Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы. Шул эшчәнлегегез хакында сөйләсәгез иде.
- Себер – кешене аеруча авыр, экстремаль шартларга куеп сыный торган регион. Анда эшләгән дәвердә бөтен көчемне татар җәмәгатьчелеген берләштерү, милли рухын күтәрү эшенә багышладым — мәчетләр салдык, балалар бакчаларында татар теле группалары ачтык, мәктәпләрдә татар телен факультатив рәвештә генә түгел, программага кертеп, фән буларак укытуны оештырдык, бәйрәмнәр дә уздыра идек. Мин, Россия гражданины һәм татар кешесе буларак, милли мәсьәләләрне хәл итүне үземнең изге бурычым дип саныйм, шуңа күрә иҗтимагый оешмаларда эшлим.
- Сез үзегезнең балаларыгызны да татар итеп үстергәнсез, хәзер оныклар тәрбиясендә актив катнашасыз. Әти-әни, әби-бабай буларак татар телен саклау өчен нинди чаралар кулланасыз?
- Гореф-гадәләр, дин кагыйдәләре — алар иң көчле һәм үтемле тәрбия чаралары. Безнең гаиләдә телебезгә, милләтебезгә карата хөрмәт тәрбияләү һәрвакытта иң алгы планда булды: татар телендә газета-журналларга язылабыз, балалар өчен мавыктыргыч журналлар алдырабыз. Укып чыккач, фикер алышабыз, оныкларга да шундый ук таләпләр куела. Бала күңеле — ул бит каралмаган дәфтәр бите кебек. Аны ни белән тутырасың — баланың киләчәге шуңа көйләнә. Безнең өйдә туган телдә аралашу — минем катгый таләп, язылмаган закон.
- Тел һәм милли үзаң югалу турында күп сөйләнсә дә, югалу тизлеге арта гына бара. Моңа киртә куеп буламы?
- Кеше үз милләтенең тарихын белми, башына сеңдерелгән ялган тарих басымы астында яши икән, тел, милли үзаң югалуы турында зар елаулар — файдасыз нәрсә. Тарих дәреслекләрен ачып карагыз әле, анда милләтебезгә кагылышлы берәр җылы сүз таба алырсызмы, милләтебезнең данлы үткәннәре турында сөйләнәме? Әлбәттә юк! Менә кайда ул тел югалуның, милләт таушалуының чишмә башы!
Элек авылларда милләт торышы әле шактый көчле иде. Ә хәзер киресен күрәбез. Моны глобализация шаукымына гына да сылтап булмый: татар авылларында уза торган чаралар рус телендә, балалар бакчасында да татар телендә сөйләшү, татар җырларын өйрәнү бөтенләй юк. Минемчә, бу зур җинаять!
- Мәктәп — ул һәр заманда да гыйлем чыганагы, тәрбия учагы һәм авылның рухи нигезе булган. Ә хәзер бу турыда ниләр әйтә аласыз?
- Өлкәбезнең татар авылларындагы башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын фән буларак укытыны туктату — милләтебезгә каршы эшләнә торган корткычлык, дип атар идем.
Өлкән сыйныфларда рус теленә атнасына 8 — 9 сәгать бирелгәндә, ана телен 1 сәгать укытуны ничек аңларга мөмкин? Бервакыт, Иске Ярмәк авылы урамында баян күтәргән музыка укытучысын очраттым. Балалар бакчасына барышы икән. Кайсы татар җырларын өйрәтүе турында сорагач: «Нинди татар җыры инде, сөйләшү дә юк анда! Мин тәрбиячеләр кушканны гына эшли алам!» — диде ул. Башлангыч сыйныф укучыларыннан мәктәптә татар теле ничә дәрес керә дип сорагач, укытылмый, дип җавап бирделәр.
Монда, ирексездән, Хуҗа Насретдиннең бер мәзәге искә төшә. Ул, ишәген ач торырга өйрәтү өчен, һәр көнне ризыгын киметә барган. Ишәге үлгәч: «Ач торырга өйрәнеп кенә беткән иде, үлде дә китте», — дип зарланган. Безнең мәктәпләрдә татар теле өстендә шундыйрак «эксперимент» бара. Башта атнасына ике, аннан бер дәрес ана теле керә иде. Хәзер инде «факультатив»ка күчерделәр. Аннан соң балалар татарча белми, тел бетте, дип зар елый башлыйлар.
- Авылда милләт файдасына эшләнә торган уңай күренешләр бармы, әллә барысы да шундый аяныч хәлдәме?
- Алай ук начар түгел. Мәсәлән, Мәдәният йортында балаларны җыр-биюгә өйрәтү түгәрәге бар. Монда “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллинны яхшы сүз белән телгә аласы килә. Аның хатыны Оркыяның да балалар бакчасындагы хезмәтен олы хөрмәт белән искә ала авыл халкы. Ул балалар бакчасы мөдире булып эшләгәндә, нәниләр шартлатып татарча да, русча да сөйләшкәннәр, ике телдә шигырьләр дә өйрәнгәннәр, җырлый да, хәтта «әгүзе-биллаһи»ны да белгәннәр.
Җирлек башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов та очрашуларда, җыелышларда матур итеп татарча сөйләшә. Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең тырышлыгын да күрсәтәсе килә. Ул оештырган чаралар һәрвакыт татар телендә, җанлы һәм үтемле булып уза. Мәктәптә дә шундый ике теллелек булса, тәрбия эшләре нәтиҗәлерәк булыр иде.
- Бу хәлдән чыгу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
- Татар милләте, татар теле өчен беркайчан да такыр юллар булмаган. Ата-бабаларыбыз, үз-үзләренә туры юл ярып, алга барганнар. Телебезне, милләтебезне, динебезне саклау өчен тир һәм кан түгеп, гомерләрен кызганмыйча көрәшкәннәр. Бу изге мирасны безгә дә васыять итеп калдырганнар. Ә без аның кадерен беләбезме? Минемчә, өлкәбездәге татар иҗтимагый оешмалары татар авылларында укыту-тәрбия эшләрен контрольда тотарга тиеш, дип уйлыйм. Соңгы елларда Татарстан мәчетләре дә ана телен өйрәтү төркемнәре оештыралар. “Ана теле” интернет сайты эшләп тора. Теләгән кешегә мөмкинлекләр бар. Тик менә яшьлек тилелеге белән ана телен өйрәнергә теләмәүчеләр дә бар бит. Шуңа күрә монда мәктәп йогынтысы да булырга тиеш.
Президент В.В. Путин Пятигорскида узган «Машук» яшьләр форумында: «…каждый год в мире пропадает большое количество языков, наречий, исчезает литература. Поэтому сейчас нужно всё это возрождать, причём на новой, современной основе», — дигән иде. Шулай ук Август указында да: «… государственные образовательные стандарты должны предоставлять возможность россиянам получать образование не только на русском, но и на родных языках российских народов. Обращаю особое внимание глав регионов Российской Федерации, что языки народов России являются неотъемлемой частью их самобытной культуры и изучать эти языки — их гарантированное Конституцией право», — диелгән иде. Болай булгач, бөтенләй аңлашылмый. Мәктәпләрдә ана телен укытуга каршы хәрәкәт — ул президент указына каршы бару һәм балаларның, ата-аналарының Конституциядә каралган хокукын чикләү була түгелме?
Балага туган телен өйрәтү — ата-ананың иң изге бурычы булуын башта үзләренә аңлатырга кирәк. Ә инде: “Бу мәҗбүри түгел, татар телен уку яисә укымау ата-ана карамагында, гариза буенча гына”, — дип сөйләнүләр — наданлык. Белем алу — авыр хезмәт. Шуның өчен мәктәп эшчәнлегендәге мәҗбүрилек, катгый таләпләр кую — табигый хәл. Бигрәк тә фән һәм техника кискен үсеш алган вакытта. Иң мөһиме: педколлектив, ата-аналар, укучы балалар шуны аңларга тиеш — ана телен белмәгән, санламаган кеше беркайчан да камил акыллы, игелекле һәм бәхетле шәхес була алмый һәм үз балаларын да татар итеп тәрбияли алмый.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1172
Куп гаилэлэрдэ эти-энисе, эби-бабасы татар булса да балалары, оныклары белэн яртылаш русча, яртылаш татарча сейлэшэлэр. Русча ейрэтэлэр имеш. Элеке 8 классны татарча укып та, русча институт бетерде безнен, апалар.
Рәхмәт! Бик дерес сүзләр!…
О недопустимости «заставлять человека учить язык, который для него родным не является», президент России Владимир Путин заявил 20 июля на заседании совета по межнациональным отношениям в Йошкар-Оле.