Котлы булсын алтын туегыз!

n22WveHIPQQИлле ел бергә сез гомер иттегез,
Авыр елларны бергә үттегез.
Барысы да уртак булды, 
Кайгыларны бергә җиңдегез,
Бер шатлыкны ике иттегез,

- дигән җыр юллары белән башлыйм әле язмамны. Сүзем Иске Ярмәк авылында гомер итүче Фәрит абый белән Алсу апай Сабитовлар турында. Алар илле ел бергә тату гына гомер кичерделәр.

Тормыш булгач төрле чаклар булгандыр инде дә, урамга чыкмаганы саналмый, диләр бит. Дүрт бала үстергән, бер-берсен аңлашып, юл куешып яшәгән Сабитовларның тормышы бик матур булды, шөкер. 

dUHYvPUWwQU

1973нче елның 21 мартында никах укытып, язылышып куялар. Апрельның кояшлы, матур бер көнендә гөрләтеп туй төшерәләр.

Яшьләр Фәрит абыйның туган авылында — Яңа Ярмәктә, картаеп килгән әти-әниләре янында тормыш башлап җибәрәләр. Ул елларда Фәрит абый Кинел шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укый. Авылда бик тырышып тракторда, комбайнда эшли. Хәтта 1973 елның урып-җыю вакытында районда беренче урынны яулый.

1974нче елның февраль аенда көтеп алынган беренче балалары — кызлары дөньяга килә. Аңа Миләүшә дип исем кушалар. Тагын өч елдан, 1977 елны, Гөлназ исемле кызлары туа. Шатлык өстенә шатлык өстәлә. Алар тубырдашып үсәләр. Бала карарга әби-бабай бар, Алсу апай фермага эшкә чыга. Ул анда төрле эшләрдә эшли. Сыер да сава, авыл халкыннан сөт тә җыя, җәй көне утау утый, балалар бакчасында да эшли.

Укып бетергәч, 1978нче елны Фәрит абыйны Иске Ярмәккә баш инженер итеп эшкә алалар. Ул анда ат белән йөреп эшли. Ә 1979нче елны энесе Минсәхи өйләнгәч, бөтенләй Иске Ярмәккә күченеп китәләр. Анда йорт сатып алалар, матур гына яшәп китәләр. Фәрит абый экономист булып, Алсу апай балалар бакчасында эшли башлый.

1982нче елның апрель аенда әти-әнисен шатландырып малайлары Аяз дөньга килә. Шул елны яңа өй төзи башлыйлар. Малай елак түгел, ашый да бишектә ята. Иркәләргә вакыт юк, эш күп. Бала карарга Яңа Ярмәктән чиратлап әби белән бабай килә. Алар балаларга матур итеп «зур әти», «зур әни» дип әйтергә өйрәтәләр. 

Тормыш дәвам итә, матур итеп зур өйдә яши башлыйлар. 1989нче елның январь аенда өйләренә ямь өстәп тагын бер малайлары Нияз дөньяга килә.  Кызлар мәктәптә укыйлар, кайткач өйдә булышалар, бала карыйлар.

Фәрит абый 1985-1992 елларда парткомның секретаре булып эшли. Аннан соң баш бухгалтер була, соңрак пенсиягә чыкканчы экономист булып эшли. Эш дәверендә медальләр, почетный грамоталар белән бүләкләнә.

Яшь чакларында Сабитовлар клубта концертлар, спектакльләр дә куялар. Күптән түгел генә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәрит абый гармунда да, баянда да матур итеп уйный. 

Алсу апай да бик җитез була. Яшь чагында «Ак каен» ансамблендә катнашып йөри. Ул анда матур итеп башкорт халык биюен башкара. 1972 елда Куйбышев шәһәрендә «Советлар Союзының 50 еллыгына» дигән медальләре, грамоталары белән бүләкләнә. 

1UVgCpvcb64

Алсу апай оста хуҗабикә дә әле. Аның вак итеп кискән токмачларын, телеңне йотарлык бәлешләрен авылдашлары бик мактап сөйлиләр. Кунакка барганда да бәлешләр пешереп бара. Ул чигү чигәргә дә бик ярата. Өендәге диварларында чигүләре матур итеп рамкаларга куелган. Караватта үзе чиккән мендәрләр өелеп тора. Күршедәге буш йортта музей да ачып җибәргәннәр. 

Балаларның барсы да югары уку йортларын тәмамлап, эшкә урнашканнар, гаиләләре, балалары бар. Авылда эш булганда — булышырга кайтып йөриләр. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне, каз өмәләрен балалар, туганнар, дуслар белән шау-гөр килеп, җырлап-биеп уздыралар.

Сабитовларның алты оныклары бар: Ринат, Рәмис, Солтан, Адилә, Гүзәл, Илнур. Миләүшәнең малайлары зурлар инде, берсе өйләнгән, икенчесе эшли. Калган оныклары мәктәптә укыйлар, Әлмәт шәһәреннән кайтып, шатландырып торалар. Кече уллары Нияз Самар шәһәрендә яши, эшли. 

Хезмәт ветераннары Фәрит абый белән Алсу апайга алдагы көннәрендә нык исәнлек, бәхет-шатлыклар телибез. Яшәү дәфтәрләренә озын, тыныч, тигез гомер язылсын иде.  Аллаһы Тәгалә үзләренә җан тынычлыгы насыйп итсен.

n22WveHIPQQ HrdLOaerqYk NfA9bbMBFxI

pwL9GVDVrqc

Туганнары Галия САБИТОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 943

Комментирование запрещено