Фольклор — лаеклы урында

pBjVwnnXVkYПохвистнево районының Гали авылында “Халкым минем” фестивале үтте

Аны 15 ел элек Гали авылы эшкуары, Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов башлап җибәргән иде. Хәзер инде ул, Расих Мөҗаһит улы истәлегенә багышланып, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ярдәмендә даими уздырылып килә.

Фестиваль Гали авы­лы­ның Мәдәният йорты каршында сугыш ветераннары ис­тәлегенә куелган монумент янына чәчәкләр салудан башланып китте.

Быелгы фестиваль “Укытучы һәм остаз елы”на да багышланган иде. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, чараны ачып, әлеге фестивальне оештыруда укытучыларның һәм остазларның ролен бил­геләп үтте һәм рәх­мәтләрен әйтте. Дөресен генә әйткәндә, авылдагы бер генә чара да мәктәп укучылары, укыту­чылары һәм остазлары яр­дә­меннән башка үтми, дип искәртте ул.

Фестиваль гомере буе колхозда савучы булып эшләгән, пенсигә чыккач, Гали авылындагы иҗтимагый эш­ләр, авыл кешеләре турында “Бердәмлек” газетасына мәкаләләр язып торучы, бер­ничә шигырьләр җы­ен­тыгы авторы Саимә апа Мор­заханованың туган көне бе­лән дә туры килгәнлектән, аны сәхнәдән дә котладылар. Татарстан телевидениесе һәм рәсми кунаклар аның өендә корылган чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар, чи­гешләрен карап хозурландылар, шигырь­ләрен укып, тормыш юлын сорашып, барысын да видео­га төшереп алып киттеләр. Димәк, тиздән ТНВ каналыннан Саимә апага багышланган тапшыру да булачак әле.

- Без Расих Мөҗаһит улына бу фестиваль өчен бик рәхмәтлебез. Ул аның оештыручысы гына түгел, спонсоры да иде бит. Расих әфәнде вафат булгач, “Туган тел”нең яңа рәисләре фес­тивальне бетермәделәр, дә­­вамлы булуын тәэмин ит­теләр. Гали авылы фермерлары һәм эшкуарларының матди ярдәме белән югары дәрәҗәдә оештырылып ки­лүче фестивальне хәзер инде авылның гына түгел, Похвистнево районының да бренды дип атарга була. Ел саен фестивальнең тематикасы алышынып тора, төрле татар авылларыннан килгән милли коллективлар аңа яңа сулыш өреп, татар халкының милли мәдәниятен онытмас­ка, яңартырга, үстерергә булыша.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Халкым минем” фес­тивале үткән елда өлкә статусы алуга иреште. Ләкин аның чикләре өлкә белән генә дә билгеләнми, башка регионнарда – Татарстан, Оренбург өлкәсендә иҗат итүче коллективлар да бик теләп катнашалар. Шуңа күрә Похвистнево районында туган “Халкым минем” фестивален саклап калу, яшь буын татарларын да аның канаты астына җыю, татар мәдәниятен үстерү район администрациясенең мө­һим һәм беренчел макса­ты, дип саныйм, — дип сөй­ләде “Бердәмлек” хәбәр­че­сенә Пох­вистнево районы ад­ми­ни­страциясенең Мә­дә­ният ида­рәсе җитәкчесе Ирина Ми­хай­ловна Козик.

Район башлыгы Юрий Федорович Рябовның чыгышы махсус хәрби операция, сугышка киткән егетләребез­нең батырлыгы, тылда калган халыкның ярдәм итәргә тырышуы, милләтләр дуслыгына, патриотизм темаларына багышланса да, ахырда ул: “Мин “Халкым минем” сәхнәсендә 15 ел чыгыш ясыйм инде. Ул елдан-ел үсә, яңара һәм яшәрә бара, чөн­ки олыларга алмашка яшь үзешчән артистлар килә, костюмнары да искиткеч матур, чыгышлары да күз явын алырлык”, — дип канәгатьлек хисләрен белдерде һәм уңыш­лар теләде.

Юбилейлы фестивальдә Гали авылы – укытучы һәм ос­таз елына багышлап, “Тыйнак хез­мәтегез бәяләп бетер­мәс­лек”; Яңа Мансур авылы – “Халкыбызның күркәм га­­дәтләре”; Мәчәләй – “Җир эш­кәртүченең бәхете – уңы­шында”; Туймазы артистлары – “Тәрбия – мәңгелек фәл­­сәфә”; Мулла авылы – “Беренче мәхәббәт”; Иске Ярмәк авылы үзешчәннәре – “Жырлыйбыз да, биибез дә – гармун кул­ларыбызда”, денислеләр – “Туган якта җырларым”, Назаровка авылының “Натукай” керәшен татарлары ансамбле “Керәшен кызлары” дип аталган программалар белән чыгыш ясадылар.

Әлбәттә, газета аша милли костюмнар байлыгын да, чыгышлар дәрәҗәсен дә, тамашачыларның эмоцияләрен дә, алкышлар көчен дә, ничек кенә тырышып язсаң да, тамашачы күңеленә җиткереп булмаячак. Аны барып күргән кеше генә бәяли ала. Без исә биредә жюри әгъзалары чыгарган вердикт белән генә таныштыра алабыз. Шулай итеп, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле — беренче, Назаровка авылының “Натукай” ансамбле – икенче, Шенталы районы, Денис авылы артистларының чыгышы 3 дәрәҗә лауреат исемнәре, ә Гали авылы артистлары Iнче дәрәҗә диплом алу бәхетенә ирештеләр.

“Ак каен” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Наил Галимуллин, коллективның чираттагы уңышын нинди номерлар белән яуладыгыз, дигән сорауга: “Фольклор бүгенге көндә дә халык күңелендә тиешле урынын алып тора. Бу юлы тамашачыга “Әнә шул сүзең” дип аталган халык җырын һәм Иске Ярмәк авылының “Сербиянка” биюле такмакларын, яшьләр төркеме башкаруында “Кәтинкә” Урал татарлары биюен һәм финалда Иске Ярмәк авылының данлыклы “Вак” биюен тәкъдим иттек.

Башка коллективлар арасыннан Денис авылының “Чулпан” үзешчән сәнгать коллективын аерып алыр идем. Алар да, Назаровка керәшеннәренең “Натукай” ансамбле дә лаеклы рәвештә призлы урыннарга лаек булдылар.

Тагын шуны да әйтергә кирәк: фестиваль югары дә­рәҗәдә оештырылган иде. Ку­накларны да, чарада катнашкан бөтен балаларны да ашатып-эчереп, кадерләп озат­тылар. Монда оештыру­чылар ролен, бигрәк тә Зөл­фия Асылгәрәева тырышлыгын билгеләп үтәсем килә. Барысына да зур рәхмәт!

nkPTllex_JcpBjVwnnXVkY qwkCsDGdPQA vaZ-j7ovYk4

 Хәмзә МОРТАЗИН.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 794

Комментирование запрещено