Фәния җаным, әниебез һәм әбиебез!
Шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул — гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкатъ күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Изге теләкләр белән ирең, балаларың һәм оныкларың.
Просмотров: 259