34 ел элек беренче Нәүрүз бәйрәме оештырылган иде
Әгәр март ае төнендә кырга чыгып тыңлап торсаң, ерактан чабып килгән ат тояклары чыкылдавын ишетергә мөмкин. Бу, соргылт елгыр атка атланган, иңенә яшел чапанын салган үлемсез пәйгамбәребез Хозыр Ильяс чабып килә. Ул һәр елны шулай килеп, мартның 21ендә Нәүрүз бәйрәме белән Шәрык яңа елын башлап җибәрә. Азия якларында аңа юл күрсәтү өчен кырда учаклар ягып куялар икән. Шуларның иң соңгысы Нәүрәзгә каршы төнне ягыла…
Күрәсезме? Тоемлыйсызмы? Тагын яз килде бит! Быелгы гөрләвекләр Нәүрүз бәйрәме килеп җитүен көтеп тормадылар, күптән инде Иделгә агып төштеләр һәм җылы якларга омтылдылар, күрми дә калдык. Гомерләр дә шулай тиз уза шул…
Үткән елның 26 мартында Самараның “Звезда” мәдәният сараенда Нәүрүз өлкә милләтара бәйрәме дә инде унынчы мәртәбә уздырылды. Тик Куйбышевта беренче булып аны 1989 елда барлыкка килгән “Туган тел” татар җәмгыяте оештырган иде. Димәк, безнең шәһәрдә Нәүрүз үткәрелә башлауга быел инде 34 ел тула.
Олы яшьтәге милләттәшләребез хәтерлиләрдер әле, беренче Нәүрүз Авиация заводының Спорт сараенда бер меңнән дә артыграк халык катнашында узган иде. Ул Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән “Ләззәт”, Иске Ярмәк авылының “Ак каен”, Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбльләренең ялкынлы биюләре, егермеләп егет катнашкан көрәш бәйгесе һәм башка спорт уеннары белән истә калган. Ул Нәүрүз Россия Федерациясенең атказанган артисты, балет биючесе Наил Гыймадиев чыгышы белән дә истә калды. Шулай итеп, татар Нәүрүзе киң колач җәеп, ел саен яңартылып уздырыла торган матур бер бәйрәм булып китте.
2002 елгы татар Нәүрүзе абруйлы татарлар, хөкүмәт вәкилләре һәм Татарстан нефтьчеләре катнашында бик тә купшы, бай итеп уздырылганын хәтерлим. Ул елда Нәүрүз бәйрәмендә Гали авылының данлы көрәшчесе, дөнья чемпионы Наил Гәрәевкә 70 яшь тулу уңаеннан, Канары утравына барып ял итеп кайту өчен юллама бүләк иткәннәр иде. Татарстан бәйрәмгә Гөлдания Хәйруллинаны җибәргән булса, Камышлы районын “Ак каен” фольклор ансамбле тәкъдим итте. Бу юлы инде алар Нәүрүз күренешен сәхнәләштергәннәр иде.
2001 елда оешкан Халыклар дуслыгы йорты директоры Евгения Никулина һәм өлкә Мәдәният министрлыгы департаменты вәкиле Михаил Глебов та бу бәйрәмгә килгәннәр иде. Алар шул вакытта ук Урта Азия якларыннан Самарага килеп урнаша башлаган халыкларда популяр булган Нәүрүз бәйрәмен татарларныкы белән берләштерү, уртак бәйрәм планы эшләп чыгару турында уйлана башлаган булганнардыр, дип фикерлим. Чөнки хөкүмәт һәрбер мөселман халкына аерым бюджет бүлеп бирә алмый, ә татарларга әле тагын өлкә Сабан туена да акча кирәк булачак. Хәер, бу фаразлау гына иде ул чакта, түрәләр ни уйлаганын төгәл белмибез, әлбәттә. Татар Нәүрүзе шуннан соң әле тагын ун ел яшәп, яңа артистлар, яңа көрәшчеләр белән төрләндерелеп, 2011 елга кадәр Сабан туе кебегрәк уздырылып килде.
Тик 2012 елда гына МТЛ “Арена” бинасында узарга тиешле Нәүрүз милләтара бәйрәм дип игълан ителде. Мөселман кардәшләребез безгә таныш булмаган гореф-гадәтләр, ризыклар һәм җыр-биюләр алып килделәр. Яңа сулыш алып килгән милләтара Нәүрүз бик күңелле, матур булып узганын хәтерлим. Күргәзмәдә шытып килүче бодай, сумалак, үзбәк җәймәләре, “хәлим ашы” дип аталган бодай пылавын күреп гаҗәпләндек, сәхнәдә дә дәртле шәрык биюләре, дутар, гиджак, саз, бозук, сорнай кебек музыка инструментлары пәйда булды.
2013 елгы милләтара Нәүрүз, Азия халыкларының гореф-гадәте буенча, Халыклар дуслыгы йорты каршындагы “Родина” скверына ишелеп чыкты. Чарада халык күп булса да, татарлар бик аз иде. Бозлы сукмаклардан йөреп, карлы келәмнәрдә көрәшергә өйрәнмәгән инде безнең татар кешесе, аңа бәйрәм өчен яшел чирәм, алмачуар атлар кирәк. Бу турыда газетабызның 2013 елгы 14 санында чыккан “Шәрыктан килгән Нәүрүз” дип аталган мәкаләдә турыдан-туры язылмаса да, кәефебезнең ул кадәр үк күтәренке булмавы тел төбеннән сизелә иде. Төрле милләт халыкларының палаткалары бай, ризыклары тәмле булса да, көе безнең колакка ничектер ятып бетмәде. Бәлки шуңадыр да, ел саен уздырылып килүче уртак Нәүрүздә татарлар чатыр куйсалар да, көрәшчеләребез катнашса да, тик безнең дә Нәүрүз бәйрәменә керткән өлешебез булуын раслаучы бер билге генә.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 615