Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Галия ханым ЙОСЫПОВАга!

406234Хөрмәтле Галия  ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

25 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне!

c_2Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим.

Бу бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм бай мәдәни мирасны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне берләштерә.

Яңа идеяләрегезнең чынга ашуын һәм эшегездә, иҗатыгызда җиңүләр, уңышлар телибез!

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.