Геройга шагыйрә күчтәнәче

sh-3-620x33013-15 март көннәрендә Казанда узачак XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары­на Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов белән очрашу мөмкинлеге булачагын белгәч, һәвәскәр шагыйрә һәм язучы, “Тормышка ашкан хыял” китабы авторы, безнең “Туган як” газетасы укучыларына “Ике язмыш” повестен тәкъдим итү уңаеннан яхшы таныш булган пашатлы Сәрия ханым Аймалетдинова минем белән элемтәгә чыкты һәм түбәндәге үтенечен белдерде:

“Олег, без Дамир белән социаль челтәрләрдә ара­лашып торабыз. Аның тормыш юлы һәм батырлы­гы турында тиз арада гына бер баллада яздым һәм шуны аңа тапшыра алсаң, сиңа бик рәхмәтле, ә үзем чиксез бәхетле булыр идем”, – дип мөрәҗәгать итте.

Әлбәттә, бик теләп ризалаштым һәм Сәрия Сайрулла кызының үтенечен тормышка ашыра алуыма үзем дә шатландым һәм шул уңайдан Герой белән истәлеккә фотога төшү бәхете дә елмайды.

Бүген шушы балладаны газета укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы, Түбән Новгород өлкәсе

Дамир  Йосыповка баллада

Ерак Себер җирләрендә
Игаркада бу була.
Касыйм белән Мәнзиләнең
Икенче улы туа.

Дамир дип исем бирәләр
Яңа туган балага.
Тынычлык булсын дияләр,
Шатлык була анага.

Өч угыл үстерә алар:
Олег, Дамир һәм Артур.
Ир-егет булып танылыр,
Үскәч көчләре артыр.

Касим сорый улларыннан:
– Кайсыгыз очар икән?
Очучы булган улыма
Штурвалны бүләк итәм!

Дамир бик тиз җавап бирә:
– Очучы мин булырмын!
Зәңгәр күктә бөркет кебек
Канатлар катырырмын.

Әти-әнисе янында
Аэродромда еш була.
Вертолетка да утыра,
Утыргач, күңеле тула.

Очарга ярата Дамир,
Күк аны дәшеп ала.
Биектән түбәнгә карый,
Торган җир аста кала.

Тиздән мәктәпне тәмамлый,
Җитте инде очар чак.
Бала чактан хыяллана:
“Ул күкләрне кочачак!”

Туган якка кайта алар
Сызрань дигән шәһәргә.
Хыяллана һаман егет
Очучыга китәргә.

Комиссия үткән чакта
Көтелмәгән хәл була.
“Күз күреме начаррак”, – дип
Табиблар мөһер суга.

Хыял челпәрәмә килә,
Хәзер инде нишләргә?
Колледжга укырга керә,
Юрист булып эшләргә.

Армиягә китә Дамир,
Механик, танкта йөри.
Җирдә йөргән чакта да ул
Күзләрне күккә тери.

Күктә болытлар йөзә,
Кояш карый елмаеп.
Әаңа ирек бирмиләр,
Болытларга юл ябык.

Юк! Ул очучы булачак!
Аның очасы килә.
Биек зәңгәр күкне ерып
Ак эз саласы килә.

Бугуруслан көтә аны,
Егетнең күңеле тула.
Урау юллар аша үтеп
Дамир очучы була.

Ульяновск институтын
Читтән торып тәмамлый.
Күктә очкан самолетта
Дамир инде командир!

Мәнзилә дә дога кыла:
“Оч, – дип, – улым, бул исән.
Зәңгәр күктән әйләнеп кайт,
Бул син, балам, сау-исән!”

Ике мең дә унтугызның
Унбишенче августы.
Дамир – лайнер командиры,
Янында Мурзин дусты.

Маршрут Мәскәү-Симферополь,
Багажлар да тутырган.
Бар да әзер очар юлга,
Пассажирлар утырган.

Дамир, һәрвакыттагыча,
Штурвалының артында.
Мониторга карап ала,
Очар юлы – каршында.

Лайнер тизлеген арттыра,
Күккә таба юл ала.
Аңа каршы акчарлаклар
Мониторга ташлана.

Гадәттән тыш хәл чыгадыр,
Инде хәзер нишләргә?
Аңа бары бер юл кала:
Аңлатманы үтәргә.

Секундлар тиз үтә, вакыт бик тар,
Алда ята кукуруз кыры.
Кешеләрне саклап калу максат,
Җырланмаган тормышның җыры.

Дамир боерык бирә тыныч кына,
Дулкынлану бер дә сизелми:
– Хәзерләндек. Утырабыз кырга.
Тавыш тыныч, сулыш өзелми.

Шассины чыгармый әкрен генә,
Лайнер төшә җиргә абынмый.
Дамир тоткан штурвал көчле кулда,
Самолетка ут та кабынмый.

“Кояшка. Кукуруз рәте буйлап…”
Пассажирлар китеп баралар.
Исән килеш җиргә төшүләргә
Очучыга рәхмәт әйтә алар.

Ике йөз утыз өч кеше гомерен
Бу егет саклап калды.
Шул мизгелләр өчен Раббым
Дамирны сайлап алды.

Гади татар улын – очучыны
Бер мизгел Герой итте.
Язмыш аны күккә чөйде,
Хәбәр һәр өйгә җитте.

Ул – кояшы булды шулчак җирнең,
Ул – Герое шушы халыкның.
Кыю ир-егете илебезнең,
Горурлыгы безнең халыкның.

“Батыр егет – ил күрке”, – диләр,
Дамир да шундый ир-ат.
Себер характеры бар аңарда,
Ул хөрмәткә лаеклы зат.

Зәңгәр күк юлларын гизгән чакта
Дамир җир улы булып кала.
Намус, вөҗдан дигән сыйфатларны
Үзе белән бергә күккә ала.

Аңа исәнлекләр теләп тора
Җирдә калган газиз әнисе.
Һөнәр штурвалын бүләк иткән,
Кайтуларын көткән әтисе.

Дамир белән сөйләшәм кайвакыт,
Вакыт шундый кыйммәт заманда.
Сорауларга теләп җавап бирә,
Тәкәбберлек дигән юк анда.

“Иң мөһиме – миңа оят түгел,
Герой дип санамыйм үземне.
Хыялыма тугры була алдым,
Саклап калдым ачык йөземне”.

Могҗизалар бар икән дөньяда,
Күзләреңдә ялкын дөрләсен!
Җиңел очыш телим сиңа, Дамир,
Тормыш җырың бер дә сүнмәсен!

Сәрия АЙМАЛЕТДИНОВА.

Пашат.

tatar-congress.org

 

Просмотров: 548

Комментирование запрещено