Иске Усман авылында «Аулак өй» узды

4Татар халкының гореф-гадәтләре төрледән-төрле, күңелле кумәк уеннарга бай. Язның матур бер көнендә Иске Усман авыл мәдәният йортын гөрләтеп, авылның актив хатын кызлары «Аулак өй» күренешенә жыелдык.


Элек-электән шулай килгән инде: кумәк кул эшләрен башкарганда күңелсез генә эшләп үтмәгән, моңлы жырлар жырлап, арыганда ара-тирә биюләр башкарганнар, кумәк уеннар уйнаганнар.

Без дә борынгыдан кучкән халык уеннары «Йөзек салыш», «Күпер аша чыгыш»  уйнадык. Әлбәттә, аерым биючеләр дә читтә калмады.  Гилязова Гөлсинә, Надершина Рамия аерым биюләр башкардылар. Аулак өй җырсыз-моңсыз узмый — сәхнә ветераннарыбыз Шәмсуллина Мәдинә, Сәдриева Венера жырлап җибәрүгә, Нуретдинова Гөлмиҗан, Гилязова Гөлсинә апалар эләктереп алдылар.

Аулак өйләрдә кул эшләре дә башкарылган. Хәзер әзерләгән кул эшләребез, җылы оекбашлар да кулланмыйча ятмас, илебез каһарманнарына бүләк булыр. Аулак өйләр дә узып торыр, кайгы-хәсрәт кенә килмәсен.

Шатлыклы кичәләр күңелләрне күтәреп җибәрә, язгы көннәрдә эшкә дәшеп, дәртләндерә.

23

Искә Усман авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 837