Матур сөйли беләсеңме?

v5jGletg-osГадәттә, матур сөйләм осталыгы күпсанлы аудитория алдында еш чыгыш ясаучы адвокат, сәясәтче, укытучы кебек һөнәр ияләренә кирәк, дип санала. Бу чыннан да шулай, әмма матур һәм ышандырырлык итеп сөйли белү осталыгы кайда да кирәк.

Бүгенге көндә матур сөйләм нечкәлекләрен өйрәтүче курслар бар. Анда, башлыча, һөнәри белем алган һәм мөстәкыйль тормышка аяк баскан кешеләр шөгыльләнә.

Ә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең укучыларын яшьтән үк ораторлык осталыгына өйрәтергә кирәк, дип саный. Менә инде икенче ел рәттән анда «Ораторлык осталыгы» дип аталган түгәрәк эшләп килә. Ә узган шимбәдә түгәрәктә шөгыльләнүче балалар, ата-аналары һәм сыйныфташлары алдында чыгыш ясап, туплаган белемнәрен практикада кулланып карадылар.

«Күнекмәләр күп кешеләргә хас булган комплекслардан һәм оялчанлыктан котылырга ярдәм итә. Әмма моның өчен күп көч һәм тырышлык кирәк булачак», — дип аңлаттылар чыгыш ясаучылар. Әлеге фаразны дәлилләү өчен тамашачыларга тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә нык тотлыгудан арынган Британия короле Георг VI турында «Король говорит» дип аталган фильмнан өзек күрсәттеләр.

«Ораторлык сәнгате әңгәмәдәшеңне тыңлый белергә, иркен аралашырга, сөйләмең белән уңай тәэсир калдырырга өйрәтә. Бу үзең өчен кызыклы кеше белән җиңел танышырга, ныклы мөнәсәбәтләр төзергә һәм конфликтлы ситуацияләрдән чыгарга мөмкинлек бирә», — дип йомгакладылар укучылар.

Тренингка җыелган ата-аналар да бу түгәрәкнең бик файдалы булуын билгеләп үттеләр. «Тормыш тәҗрибәбез шактый булса да, ораторлык осталыгы безгә дә кирәгеп чыгар иде, бик файдалы нәрсә икән, — дип ассызыкладылар олылар. — Радик Рәвгатовичка бик зур рәхмәт».

- Мәктәп укучыларына бу белем кирәкме? Үзегездә нинди үзгәрешләр сизәсез? — дип кызыксындым.

— Бик кирәк, дип уйлыйбыз. Арабызда белгәнен дә сөйләп бирергә оялып торган сыйныфташларыбыз бар иде. Хәзер алар дәресләрдә актив катнашалар, яңа танышлар белән сүз башларга да җиңел. Үз-үзеңне тота, матур итеп сөйләшә белү киләчәктә, әлбәттә, кирәк булачак. Чөнки мәктәпне тәмамлагач, яңа кешеләр белән танышырга, яңа коллективка кушылырга туры киләчәк. Ораторлык осталыгы — әңгәмәдәшләреңне үз артыңнан әйдәргә һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирүче тылсымлы корал, — дип җавап бирделәр түгәрәккә йөрүчеләр.

v5jGletg-os

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 548

Комментирование запрещено