Салават: Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның рейтингы иң түбәне – ​​бу чын татар стиле

4dea06822abd4efb22b24b616d927832Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җырчы Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора, дип саный. Бу фикерен ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Сүземне үпкәдән башлыйм. Илһам абый белән Әлфия апаның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора. Бу чын татар стиле. Бигрәк тиз бөтен нәрсәне онытабыз: яхшыны да, яманны да! Бу, кызганычка каршы, безнең яшәү рәвеше. Кеше әлеге фестивальгә эләгү турында хыялланырга тиеш. Ә Әлфия апа турында кызы Зөлфия тынгысыз булганга күрә онытмыйлар. Илһам абыйны максатчан онытабыз. Бу – коточкыч! Әллә бар, әллә юк», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен берләштереп, бер конкурс үткәрергә кирәк. «Мин күптән әлеге ике исемне бәйләргә кирәк, дип саныйм. Хатын-кыз тавышын ир-атныкы белән чагыштырырга ярамый. Бу – икесе ике төрле юнәлеш. Аларны бергә бәйләп «супер» конкурс үткәрергә кирәк. Икесен бергә кушып эшли алсак, Аллаһка шөкер була. Бу очракта кемне гаепләргә дә белмим. Әмма Әлфия апа белән Илһам абыйны түгел!» – дип сөйләде ул. 

Салават Фәтхетдинов ике бөек исемнең престижын, рейтингын күтәрү өчен эшләргә чакырды. «Миңа калса, шушы ике кешенең престижын, рейтингын күтәрергә кирәк. Алайса бөтен кешенең эше күп. Мин мактанып утырырга урын тапмыйм. Бу – трагедия! Бу нәрсәгә бәйле булганын белмим. Ялкаулыкмы икән бу, хәерчелекме? Шул рәвешле без аларны түгел, ә милләтне күтәрәбез. Әлеге шәхесләрдән бизнес ясап булмый берничек тә. Булганын табып, эшли торган эш бу. Минем шундый бәя», – диде ул. 

Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова фестиваль-конкурска ике атна эчендә 200дән артык гариза кабул ителүен әйтте. «Безнең фестиваль-конкурс халыкара булгач, ул татар телендә генә түгел, ә рус телендә дә, казах телендә дә һәм башка телләрдә дә булачак. Күп кунаклар көтәбез. Гаризаларны 22 марттан бирле кабул итәбез. Ике атна эчендә 200дән артык гариза килүе мине бик шатландырды», – дип сөйләде ул.

ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры, Мәдәният министрлыгы вәкиле Нурия Хашимова Әлфия Авзалованың җырлау рәвешен күбрәк өйрәнергә кирәклеген әйтте. «Белгәнегезчә, быел милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы. Шушы елда Әлфия апаның 90 еллык юбилее булу бик тә куанычлы. Без Әлфия апаның иҗаты һәм шәхесе турында күбрәк сөйләрбез, язарбыз. Әлфия апаның җырлау рәвеше өйрәнелмәгән, аны күбрәк өйрәнергә кирәк. Илһам абый белән Әлфия апа татар сәнгатенең асылташлары. Без аларны барларга тиеш», – диде ул.

  • Фестиваль-конкурска гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә. Бәйгенең икенче туры 2023 елның 9 сентябрендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була. Гала-концерт Әлфия Авзалованың 90 яшьлеге уңаеннан, 23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 593

Комментирование запрещено