Инглиз телен татарча өйрәнәбез

uM6VClc8UcEБерьюлы өч тел үзләштерү мөмкинме?

Узган уку елында «Яктылык» мәктәбе Казан федераль университеты каршында эшләп килүче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе белән тәҗрибә уртаклашу турында килешү төзегән иде. Аның нигезендә татар мәктәбе укытучылары дәресләрне гимназиядәге укыту методикаларына һәм программаларына таянып уздыралар.

12 апрельдә «Яктылык»та «Педагог һәм остаз елы» кысаларында уздырылучы ачык дәресләрнең берсе — инглиз теле дәресе булды. Тәҗрибәле педагог Зилә Хәйдәр кызы Шәрәфетдинова яшь белгечләр өчен 5 сыйныфта «Ел фасыллары» темасына дәрес үткәрде. «Ә татар теленең монда нинди катнашы бар?» — дип сорарсыз.

Эш шунда ки, ачык дәреснең асылы инглиз телен өйрәнүне салмак кына татар теле белән үрелдереп баруда. Укытучы материалны балаларга башта инглиз телендә аңлата, аннан соң балалар белән бергәләп яңа сүзләрне русчага, соңыннан татарчага тәрҗемә итәләр. Дәрес барышында укучылар аерым сүзләрне тәрҗемә итү, дөрес итеп җөмләләр төзү, бер баганадагы инглизчә җөмләләргә икенче баганадан татарча парын табу кебек биремнәр үтәделәр. Балаларның дәрестә актив эшләүләре өч телне берьюлы үзләштерү авырсыну тудырмаганын дәлилли.

- Әлеге форматтагы дәресләр башка фәннәр буенча да бик уңышлы уза. Биология, химия, алгебра кебек фәннәрдә очрый торган терминнарның татарча яңгырашы балаларда зур кызыксыну уята, — дип сөйлиләр мөгаллимнәр.

uM6VClc8UcE

Элина СӘЙФИ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 700

Комментирование запрещено