Минем гомерем гади генә үтте…

Бүген, 2023 елның 18 апрелендә, Чәчәк Зыятдин кызы НАДИРОВА бакыйлыкка күчте

IMG_20210611_151513

Кеше дөньяга туып, беренче аваз салган мизгелдә дә, соңгы сулышын алып, якты дөнья белән хушлашканда да, яныбызда ак халатлы фәрештәләр – табиблар була. Июнь аенда бу игелекле һөнәр ияләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы якынлашып килүче табиблар көне алдыннан без, ярты гасырга якын гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Чәчәк ханым Надирова белән әңгәмә оештырдык.

Чәчәк апа Татарстанның Әлки районы Базарлы матак район үзәгендә, татар егете Зиятдин һәм башкорт кызы Раузателнагим гаиләсендә беренче бала булып туа. Әтисе Район партия комитеты сәркәтибе булган. 1941 ел башында гаилә башлыгын Украинага белем арттыру курсларына җибәрәләр. Сугышта катнашмаска рөхсәт итүче бронь иясе булуына карамастан, ул туган авылына кайтмый – сугышка китә. Ә 1942 елда хәбәрсез югала. Шулай итеп, Чәчәк апа кечкенә энесе һәм сеңлесе белән, әниләре канаты астына сыенып өч ятим үсәләр. Мәктәптә укый башлагач, әтисен табу нияте белән Чәчәк апа берничә тапкыр хәрби министрга мөрәҗәгать итә, әмма җавап һәрвакыт бер була: “Хәбәрсез югалган”. Өч туган әтиләрен эзләүне туктатмыйлар. 2015 елда алар әтиләренең 1942 елның февраль аенда Харьков өлкәсенең Изюм шәһере тирәсендә һәлак булганы турында хәбәр алалар.

Базарлы Матак авылы урта мәктәбен тәмамлагач, бик тырыш, гел яхшы билгеләргә генә укыган Чәчәкне укытучылары туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләргә үгетлиләр, әмма кыз үзенең балачак хыялына, югары уку йортын тәмамлап, табиб булырга омтыла. Ул Казан Дәүләт медицина институтының санитария-гигиена бүлегенә укырга керә. Олы апалары үрнәге буенча сеңлесе һәм энесе дә Казан шәһәрендә югары белем алалар. Алар икесе дә химия-технология институтын тәмамлыйлар. Укыган вакытта өчесе өч тулай торакта яшиләр. Сугыш ятимнәре буларак аларга яшәү урыны беренче чиратта каралган була. Шулай ук яхшы укыганнары өчен аларның барысына да стипендия түләнә.

Институтны тәмамлап, кулына диплом алгач, Чәчәк Мәскәүгә сәламәтлек саклау министрлыгына терапевт булып эшләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә һәм уңай җавап ала. Хезмәт юлын яшь терапевт Казан шәһәренең танылган Шамовская хастәханәсендә башлый. Анда берникадәр вакыт эшләгәннән соң, тормыш иптәше Азатка Куйбышев шәһәрендәге Туполев заводы филиалында эш урыны, фатир тәкъдим итәләр һәм яшь гаилә Казаннан Куйбышевка күченә. Чәчәк 10нчы санлы шәһәр поликлиникасының 4нче гомуми практика табиблары бүлегендә терапевт булып эшли башлый.

– Кырык елга якын вакыт сизелми дә үтеп китте сыман, — дип искә ала Чәчәк Зиятдиновна. — Шушы гомер эчендә ничәмә-ничә пациентның тормыш юлы минем күз алдымнан узды. Мин аларның һәрберсен әле дә бик яхшы хәтерлим, — дип елмая табиб. Чәчәк ханым алып барган участокта яшәгән кешеләр дә көләч йөзле, бик тыйнак, таләпчән һәм үз эшенең остасы булган терапевтны олы һөрмәт белән искә алалар. Лаеклы ялга чыкканына байтак еллар узса да ишегалдында, кибеттә яки башка урыннарда очрашканда алар яраткан терапевтлары белән рәхәтләнеп аралашалар, элеккечә киңәшләр сорыйлар. “Тормышта катлаулы хәл килеп чыккан чагында, без Чәчәк ханыма мөрәҗәгать итә идек. Монда сүз, табиб буларак, медицина ярдәме күрсәтү турында гына бармый. Кешелекле ул. Кемнең кем икәнлеген чамалап, урынына һәм вакытына карап, яхшы киңәшләрен бирә иде. Кайгылы кешене юату өчен сүзләрен дә таба белә иде. Шуңа да аны халык яратты һәм хөрмәт итте», – дип сөйлиләр Чәчәк апаның пациентлары. Баш табиб яисә бүлек мөдире ялга киткән вакытларда, Чәчәк апаны алар урынына калдырганнар. Шәһәрнең медицина идарәсе тарафыннан Чәчәккә главврач булырга да тәкьдим иткәннәр, ләкин ул ризалашмаган, тик ул үз пациентларына тугъры булып калган.

– Чәчәк апа, шундый озын хезмәт юлы үткәнсез. Мөгаен, сезнең бүләкләрегез, мактау грамоталарыгыз да күптер. Бераз шул турыда сөйләп китсәгез иде.

– Мин бүләк һәм мактау билгеләре алу өчен эшләмәдем, кешеләргә файдалы булырга тырыштым, авыр чакта ярдәм итәргә ашыктым. Шуңа күрә Мактау кәгазьләренә беркайчан да әһәмият бирмәдем. Алар юк түгел, бар.Рәхмәт хатлары да, мактау грамоталары да байтак. Совет чорында «За доблестный труд. В озноменование 100-летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина» медале беләнбүләкләндем. Әмма, кеше исәнлеге, кеше гомере, барыннан да мөһимрәк, минемчә. Әгәр дә миңа “Мәктәпне тәмамлаган чорга әйләнеп кайтып булса, сез нинди һөнәр сайлар идегез” , дигән сорау бирсәләр, мин ике дә уйламыйча, “Терапевт булыр идем” , дип җавап бирәчәкмен. Чөнки үземне башка һөнәр иясе буларак күрмим, үз эшемне искиткеч яратып башкардым, — ди елмаеп, ханым.

Чәчәк апаның фотографиясе хастаханәнең мактау тактасында эленеп торганны яхшы беләбез. “Чын табиб булып туган ул” дигән сүзләрне ишеткәнебез бар. Мәкаләмнең героена карата да алар бик туры килә. Шушы бер җөмлә кеше буларак та, табиб буларак та Чәчәк апаның чын асылын аңлата.

Самараның татар җәмәгатьчелеге Чәчәк апаны танылган рәссам, җәмәгать эшлеклесе, активист Азат Надировның тормыш иптәше буларак бик яхшы беләләр. Алар Казан шәһәрендә тулай торакта узган кичәдә танышалар һәм шунда ук бер-берсенә гашыйк булалар. Эшне озын-озакка сузмыйча матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары туа. Кызлары Галия белән Гөлназга югары белем һәм яхшы тәрбия биреп, олы юлга аяк басарга ярдәм итәләр. Шулай итеп алар менә инде 63 елдан артык иңне-иңгә куеп, тормышның шатлыкларын да, авырлыкларын да бүлешеп, бер-берсенә терәк булып, бер уй, бер фикер белән гомер итәләр.

- Базарлы матак авылында татарлар бик аз яши иделәр. Мин укыган сыйныфта мин бердән бер татар баласы идем. Куйбышевка күченеп килгәч, без төрле татарча журнал-газеталар яздырып ала идек. Китаплар укырга мин балачактан бик яраттым. Ә татарча укырга һәм язарга мин декрет ялында вакытта үзлегемнән өйрәндем. Аеруча “Казан утлары” журналын яратып укый идем. Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Габдрахман Абсалямов китапларын икешәр кат укып чыктым, — ди Чәчәк Зиятдиновна.

- Азат абыйның иҗатына ничек карыйсыз? Аның иҗтимагый активлыгы гаилә тормышына комачауламадымы?

- Азат нинди генә эшкә алынса да, мин аның яклы булдым. Кирәк чакта ярдәм итә килдем. Аның хоббиларына, иҗтимагый оешмаларда эшләвенә беркайчан да каршы килмәдем. Рәсем ясау белән мавыга башлагач, ул күп вакытын табигать кочагында уздырырга ярата иде. Без бөтен гаиләбез белән Сок, Идел яр буйларында ял итә идек, ә Азат рәхәтләнеп рәсем ясый иде. Елның кайсы фасылы булуына карамастан, ялларны без балалар белән бергәләп, саф һавада уздырырга тырыштык.

Чәчәк апа урыныннан торып, яраткан томыш иптәшенең картиналарын күрсәтергә кереште. Һәрбер картинаның тарихын, кайсы урын, кайсы вакыт сурәтләнгәнне тәфсилләп сөйләгәндә аның тавышы да бераз йомшарды, йөзендә аеруча канәгатьлелек хисе чагылды. Ул аларны үзе ясаган картиналардай яратканы бик яхшы сизелде.

- Азат рәсем ясаганны күзәтергә яратам. Кайвакыт киңәшләр дә бирәм, — дип елмая Чәчәк апа. — Бик еш кына ул элек минем белән килешми, әмма мин үз сүземдә торуымны күргәч, киңәшемне исәпкә ала. “Синеңчә әйбәтрәк килеп чыкты”, дип кайчак мактап та куя үземне.

- Чәчәк сүзен төптән уйлап, үз фикерен кешеләргә дөрес итеп җиткерә белә. Шуңа күрә аның сүзләренә колак салмыйча булмый, — дип кушылды әңгәмәгә Азат абый. — Ул беркайчан да алдашмый, әйткән сүзендә торучан, бик ярдәмчел кеше. Күп сөйләргә яратмый, буш вакытны файдалы итеп уздырырга тырыша. Бүгенгесе көндә дә һәр иртәне ул физик күнегүләрдән башлый. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” — аның төп девизы. Яшьрәк чакта туристик путевкалар буенча Кавказ тауларында ял итә идек, анда ерак араларг аҗәяүле экскурсияләрдә катнаша идек, Прибалтикада Гауя елгасында 180 чакрым араны ишкәкле көймәләрдә узганыбыз булды, дачада яшелчәләр үстерергә бик ярата иде. Барлык өй эшләрен ул әле хаман да үзе башкара. Чәчәк бик уңган хуҗабикә булды. Мин гомеремне аның белән бәйләгәнемә бик шат. Ул гомер буе мине дә, минем әти-әниемне дә бик хөрмәт итеп яшәде. Алар соңгы сулышларына кадәр Чәчәккә рәхмәтләр укыдылар, кызым-кызым дип кенә тора иделәр. Гомумән ул үзен бөтенләе белән гаиләгә, балаларга, оныкларга багышлап яши, — ди Азат абый.

Без яшьләргә мондый кешеләргә карап сокланырга һәм үрнәк алырга кирәк.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

  Журнал «Самарские татары», № 4(37), 2022 года.

 

Просмотров: 907

Один комментарий

  1. Авыр туфрагы ж,инел булсын, урыны ж,эннэттэ булсын. Азат абыйга, туганнарына ходай сабырлык насыйп итсен.