Ул бит памятник…

WyU9Ep-CE4A18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнен билгеләп үттек

Бу уңайдан конференцияләр уздырыла, музейлар һәм тарихи комплексларның ишекләре һәркем өчен түләүсез ачыла. Самара татарларына да бу көнне барып күрерлек тарихи урыннар бар. Бу теманы Самара төбәге тарихчысы Шамил Хәйдәр улы Галимов яхшырак белгәнлектән, берничә сорау белән аңа мөрәҗәгать иттек.

- Шамил Хәйдәрович, Сезне Самара татарлары тарихын өйрәнүче генә түгел, мәдәни мирасыбызны саклаучы шәхес тә дип атар идем. Чөнки соңгы ун елда безнең шәһәрдә татар тарихы буенча китаплар басылып чыкты, күп урыннарында истәлекле такталар эленде. Мемориаль тактларар элү кайчан һәм ничек башланды?

- 2013 елның язында, Спорт сарае урынында булган мәчетнең йөз еллыгын бәйрәм итү турында уйланып йөргәндә, “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Спорт сарае диварына мемориаль такта эләргә тәкъдим итте һәм бу идея барыбызга да бик ошады. Шулай итеп, беренче мемориаль такта ак сакаллы мәчет картлары, абруйлы җәмәгатьчелек, өлкә хөкүмәте вәкилләре катнашында ачылды, намаз укылды, митинг булды. Көзен Тимерюлчылар мәдәният сараенда бу темага фәнни-гамәли конференция дә уздырган идек. Ул истәлекле такта Диния нәзарәте акчасына куелды.

Кызганычка, Яңа спорт сарае төзелгәч, тактабызны фасад ягына түгел, янтыкка эләргә тәкъдим иттеләр. Без каршы булдык, әлбәттә, ләкин анда әле Высоцкийга һәм тагын кемгәдер такталар эленәчәк, халык күрерлек булыр, дип ышандырдылар. Тик алай килеп чыкмады. Теге ике такта да булмады, ә безнең якта машиналар стоянкасы төзеп куйдылар. Хәзер истәлек тактасын стоянкага кереп карарга туры килә…

2014 елда мин Татарстанның Мәдәният министрлыгы грантына гариза яздым һәм оттым. Ул “Татарские имена и события в истории Самарского края” дип аталган иде. Шул акчага истәлек такталары Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев яшәгән йортка (Галактионовская, 64), Кәрим Тинчуринның драма студиясенә (Ленинградская, 28) һәм Тарихи мәчет янында булган татар мәктәбенә (А. Толстой урамы, 65) эленде. Киләсе елларда Братьев Коростелевых урамында Татар-башкорт педтехникумын, Молодогвардейская урамындагы “Средневолжская коммуна” матбугат йортын һәм тагын берничә шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштердек. Тагын кайда татар эзләре булуын белү өчен “Карта объектов и памятных мест историко-культурного и духовного наследия татар Самары” буклетына мөрәҗәгать итә алалар. Аны Воронежская, 9 адресы буенча урнашкан Халыклар дуслыгы йортындагы татар оешмалары кабинетыннан килеп алырга була.

- Истәлек такталары элү — тантаналы һәм истәлекле чара, әлбәттә. Ләкин моңа ирешүе җиңел булмагандыр, дип уйлыйм. Шул турыда берничә сүз әйтегезче.

- Шәһәр округы Мәдәният департаменты каршында “Мемориаль корылмалар комиссиясе” эшләп килә. Анда танылган галимнәр, архитекторлар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре документларны төрле яклап тикшерәләр. Чөнки сәяси сәбәпләр, өй, йорт хуҗалары мемориаль такта элүгә каршы булырга мөмкин. Берәү рөхсәт имзасы бирү өчен су агып төшү торбасын яңартырга, машиналар йөрмәсен өчен киртә куярга кушкан иде. Ә мин: “Апакаем, мин иҗтимагый оешма вәкиле генә, гармун алып килеп уйнап кына күрсәтә алам”, — дип җавап биргән идем. Гомумән, рөхсәт кәгазьләрне җыю һәм раслау, нәтиҗәгә ирешү өчен ел ярым, ә кайчакта артыграк та вакыт кирәк.

- Әле тагын акча була калса, кайсы йортка истәлек тактасы эләр идегез?

- Безнең өчен истәлекле йортлар күп, барысына да эләр идем. Ләкин менә Фрунзе урамы, 29 йортта 1840 – 1880 елларда мәчет булган. Бу өйне чиратка беренче итеп куяр идем.

Әйе, бюрократик киртәләр күп матур идеяләргә комачаулый. Ширяево авылының Поп тавында Борынгы Болгар чиген күрсәткән билге һәм “Канатлы барс” сыны булуын беләсездер, барып күрүчеләр дә булгандыр. Самараның “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Гомәр Батршин бу урынны тагын да матуррак, туристлар өчен кызыклырак итү өчен бик күп эшли. Быел кышын ул шул ук мәйданчыкка Бөек Болгар ханы Котрагның атлы сынын да кайтарып куйган иде. Хәзер инде аңа да каршы чыгучылар табылды. Янәдә, вакытында документлар җыелмаган, комиссиягә тапшырылмаган. Ә нечкәлекләренә төшенергә теләүчеләр юк. Ул атны зур автокран белән тау башына мендереп кую өчен җирнең туң булуы шарт иде. Шуңа күрә Гомәр әфәнде эшне артык тиз тоткан, күрәсең, хәзер атны тау башыннан төшерергә туры килмәгәе. Ә документлар расланса, халыкның күпчелеге ат өчен тавыш бирсә, аны тагын тау башына мендерергә туры килерме? Торсын иде әлегә, кемгә зыяны тисен? Ул бит памятник!

dnE80m_zIQk

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 607

Комментирование запрещено