Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Инде 70кә җиткәнмен…»

i

Әй, бу гомер дигәннәрең
Үтә дә, китә икән.
Күз ачып йомган арада
Картлык та җитә икән.

Үтә икән гомеркәйләр,
Тормыш нужасы куып.
Тик булмый шул, нишләсәң дә.
Дөньяга кабат туып.

Күпме эшләр дә эшләнгән,
Эшләмәгән дә кебек.
Инде 70кә җиткәнмен,
Яшәмәгән дә кебек.

Балалар үсеп таралды,
Яши үз оясында.
Алар да шулай яшидер
Тормышның нужасында.

Оныкларым да үстеләр,
Тормышым бизәкләре.
Кайтып-күренеп китсәләр,
Өзәләр үзәкләрне.

Балаларым -бәгырь ите
Оныклар тормыш гөлем
Исән сау гына булыгыз
Мин бары шуны телим.

Ничек кенә яшәсәк тә
Ничек үтсә дә гомер
Бу ак дөнья һич туйдырмас
Ымсынып тора күңел.

Якыннарың белән бергә
Яшәүләре ни рәхәт
Матур гөмер биргәнеңә
Бер Ходаем мең рәхмәт.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 982

Один комментарий

  1. Бик дерес, матур язгансыз Гелсинур апа, рэхмэт.