«Сабантуй» бәйрәме режиссерлары һәм оештыручылары өчен семинар-практикум ачылышы узды

ffdd7b91-f94c-4eef-b0ec-7a4b4356a4e7-620x330Кичә «Сабантуй» бәйрәме режиссерлары һәм оештыручылары өчен семинар-практикум ачылышы узды. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Тукаев Марс Рифкать улы сәламләде.

Оештыру комитеты Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 50 гариза кабул итте (Тверь, Волгоград, Мәскәү, Киров, Курган, Омск, Томск, Ульяновск, Пенза, Түбән Новгород, Оренбург, Төмән, Самара, Чиләбе, Новосибирск, Кемерово, Ростов, Свердловск, Әстерхан, Иваново, Калининград өлкәләре; Бурятия, Коми, Удмуртия, ХМАО-Югра Республикалары; Ставрополь, Краснодар, Пермь, Приморье, Забайкалье крайлары һәм АКШ, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Төркия, Эстония).

Курсларны тыңлаучылар алдында республикабызның югары уку йортларының әйдәп баручы галимнәренең, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең, “Көрәш” халыкара федерациясе һәм Россия Көрәш Федерациясе вәкилләренең чыгышлары планлаштырылган.

Курслар кысасында катнашучылар Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районына барып Сабантуй күренешләре белән танышачаклар.

Чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә узачак. Курсның ахырында катнашучыларга тиешле үрнәктәге сертификатлар биреләчәк.

tatar-congress.org

Просмотров: 495

Комментирование запрещено