Татар телен кулланмаган өчен IT-паркка антипремия тапшырдылар

2354824d2153af07ea0a357a8cc9754f«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар билгеләнде. Алар – IT-парк һәм «Иске шәһәр префектурасы».

Антипремия ияләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова таныштырды. «Казан уртасында матур IT-парк бинасы ачылды. Эчке яктан матур тәрҗемәләр куелды. Әмма Казан туристлары, шәһәрдә яшәүчеләр элмә такталарга да, тышкы кыяфәткә дә зур игътибар бирәбез. Татар теленә IT-паркның элмә тактасында урын табылмады. Иске шәһәр префектурасы»на берничә антипремия бирдек, тик безне ишетүче булмады», – диде Ленария Мөслимова.

Ул антипремия ияләрен сайлау принцибын да әйтте. «Ел дәвамында ике теллелек канунын куллануны тикшерәбез. Закон ягыннан «дуслык» төшенчәсе башка юнәлеш. Монда гаделлек белән нәтиҗәләр ясыйбыз», – диде Ленария Мөслимова. 

Акциядә татар телен кулланучы оешмаларга Рәхмәт хаты тапшыралар. Быел премиягә җырчы Аигель тавышы белән яздырылган татарча «Яндекс-карталар» лаек булды.

«Аигель тавышы белән «Яндекс» ширкәтендә «Яндекс-карталар» татар теленә тәрҗемә ителде. Кем әле йөкләп өлгермәгән, барыгызны да Аигель тавышы белән навигация, карталар кулланырга чакырам», – диде Ленария Мөслимова.
 

  • «Тяжело с татарским» антипремиясен Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2012 елдан бирле тапшыра. Ул үз эшендә татар телен җитәрлек күләмдә кулланмаган дәүләт структураларына бирелә. 2012 елда антипремияне Универсиада дирекциясе, 2013 елда «Электрон Хөкүмәт», 2014 елда «Симфоник оркестр», Муса Җәлил исемендәге театр, «Әкият» курчак театры, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 2015 елда «Халык контроле» системасы, 2016 елда Үзәк сайлау комиссиясе, «Россия тимер юллары»ның Горький бүлеге, ТР Экология министрлыгы, 2018 елда «Казан Экспо», 2020 елда «Татарстанстат», 2021 елда «Иске шәһәр префектурасы», Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 2022 елда «Роспотребнадзор» һәм «Кремль яр буе» кергән иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 451

Комментирование запрещено