В ДУМ РТ начали готовить современную сокращенную версию одного из самых авторитетных трудов в Ханафитском мазхабе — «Дурр-уль-Мухтар» / Нәзарәттә Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе — «Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә әзерли башладылар

DSC_4470_0В 7-й день месяца шавваль (27 апреля), в ДУМ РТ под председательством муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина состоялось первое заседание рабочей группы по подготовке современной сокращенной версии фундаментального богословского труда по исламскому праву, одного из самых авторитетных в Ханафитском мазхабе — «Радд-уль-мухтар аля Дурр-уль-Мухтар» на арабском, русском и татарском языках.

Многотомник известен также под названием «Хашият ибн Абидин» и принадлежит перу ученого 19 века, великого исламского богослова, автора порядка 46 научных работ Ибн Абидина аль-Ханафи. Фундаментальный труд представляет собой сборник фетв — богословских заключений по всем разделам исламского права. С его содержанием можно ознакомиться в электронной библиотеке старинных книг «Даруль-ифта» от ИД «Хузур» ДУМ РТ. 

К работе над проектом привлечены шариатские специалисты ДУМ РТ и члены Совета улемов ДУМ РТ. Коллективу предстоит отобрать из нескольких тысяч фетв наиболее канонически выверенные и актуальные на сегодняшний день заключения. Следующим этапом будет перевод труда на русский и татарский языки.

dumrt.ru

***

Шәввәл аеның 7 көнендә (27 апрельдә), Диния Нәзарәтендә Татарстан мөфтие рәислегендә яңа зур фәнни хезмәтне әзерләп чыгару буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Мөфтиятнең шәригать белгечләре һәм Голамәләр шурасы әгъзалары алдында Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе, ислам хокукы буенча фундаменталь фәнни әсәр — «Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә гарәп, рус һәм татар телләрендә әзерләү бурычы куелды. 

Күптомлы әсәр шулай ук «Хашият ибн Габидин» исеме астында да билгеле һәм 19 гасыр галиме, бөек дин әһеле, 46 фәнни хезмәт авторы Ибн Габидин әл-Хәнәфи тарафыннан язылган. Фундаменталь китап фикһның (ислам хокукы) барлык бүлекләре буенча фәтвалар — дини карарлар җыентыгы булып тора. Аның эчтәлеге белән Нәзарәтнең «Даруль ифта» бушлай электрон китапханәсендә танышырга мөмкин. 

Нәзарәт белгечләренә шушы әсәрдә урын алган берничә мең фәтвалар арасында кануни яктан иң дөрес һәм көчле расланган, бүгенге көндә иң актуаль карарларны сайлап алырга туры киләчәк. Эшнең киләсе этабында хезмәт рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк.

dumrt.ru

Просмотров: 620

Комментирование запрещено