Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

1 май1 Май –  илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен – табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

Әйе, ни генә булмасын, 1 май  чын-чынлап яз килүен белдерә шул. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар  ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.

Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйм. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.