Гостей и участников KazanForum примут в соответствии с традициями мусульманских стран / KazanForum кунаклары мөселман илләре традицияләре буенча кабул ителәчәк

919dfbb81abad3571f41a71451cd0348Правила встречи и сопровождения гостей из мусульманских стран разработали организаторы Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum 2023». Они будут действовать как на площадках форума, так и в местах проживания его участников.

«У Республики Татарстан очень большой опыт работы с гостями из стран исламского мира, все наши службы обеспечивают формат гостеприимства, в соответствии с мусульманскими традициями», — сказал Раис Татарстана Рустам Минниханов.

Правила мусульманского этикета будет соблюдать весь персонал, ответственный за деловую, культурную, спортивную и экскурсионную программы. Основам мусульманского этикета обучат волонтеров, задействованных в мероприятиях KazanForum, а это порядка 900 человек. Распространенных в исламских странах обычаев также будут придерживаться медицинские работники и специалисты сервисных служб и транспортного сопровождения. Медицинское сопровождение участников форума будет обеспечиваться по требованиям халяль как на площадках форума, так и в местах проживания участников. В каждом медпункте предусмотрена работа 2 мобильных бригад – мужской и женской, которые будут оснащены медикаментами и униформой, соответствующих требованиям халяль.

Мероприятия KazanForum будут начинаться с чтения аятов из Корана. Для гостей подготовят памятки с расписанием намазов в Казани. С учетом того, что один из дней форума приходится на пятницу — священный для всех мусульман день — организаторы форума позаботились о том, чтобы все участники мероприятия, исповедующие ислам, имели возможность посетить мечеть и принять участие в джума-намазе.

В гостиницах, конференц-залах и других местах длительного пребывания гостей будут предусмотрены места для совершения молитв. Для этого полы в отдельных помещениях застелют чистыми коврами с указанием направления в сторону Каабы, или подготовят достаточное количество намазлыков, — ковриков для молитв.

Кроме этого, правила предписывают, что участники форума должны быть обеспечены питанием по стандартам халяль. Для этого к организации мероприятий будут привлечены специалисты Комитета по стандарту «Халяль» ДУМ Татарстана.

Ожидается, что участниками форума «Россия-Исламский мир: KazanForum» в Татарстане станут свыше 15 тыс. человек.

tatar-inform.ru

***

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумын оештыручылар мөселман илләреннән килгән кунакларны каршы алу һәм озатып йөрү кагыйдәләрен эшләде. Алар форум мәйданчыкларында да, анда катнашучылар яшәгән урыннарда да кулланыла.

«Татарстан Республикасының ислам дөньясы илләреннән килгән кунаклар белән эш тәҗрибәсе бик зур, безнең барлык хезмәтләребез дә мөселман традицияләре нигезендә кунакчыллык форматын тәэмин итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөселман этикеты кагыйдәләрен эшлекле, мәдәни, спорт һәм экскурсия программалары өчен җаваплы барлык персонал үтәячәк. KazanForum чараларында катнаша торган 900 гә якын волонтер мөселман этикеты нигезләренә өйрәтелә. Ислам илләрендә киң таралган гореф-гадәтләрне шулай ук медицина хезмәткәрләре, сервис хезмәтләре һәм транспорт хезмәте белгечләре үти. Форумда катнашучыларга форум мәйданчыкларында да, шулай ук катнашучылар яшәгән урыннарда да хәләл таләпләр буенча медицина ярдәме күрсәтелә. Һәр медпунктта 2 мобиль бригада — ирләр һәм хатын-кызлар бригадасы эше каралган, алар хәләл таләпләргә туры килә торган медикамент һәм униформа белән тәэмин ителә.

KazanForum чаралары Коръән аятләре укудан башлана. Кунаклар өчен Казанда намаз вакыты белән белешмәлек әзерли. Форумның бер көне барлык мөселманнар өчен изге көн – җомгага туры килүен исәпкә алып, форумны оештыручылар чарада ислам динен тотучыларның барысы да мәчеткә барырга һәм җомга намазында катнашырга мөмкинлек булсын өчен тырыша.

Кунакханәләрдә, конференц-залларда һәм кунаклар еш җыела торган башка урыннарда дога кылу урыннары була. Моның өчен аерым бүлмәләрдәге идәннәргә, Кәгъбә ягына таба юнәлешне күрсәтеп, чиста келәмнәр җәяләр яисә җитәрлек санда намазлыклар әзерлиләр.

Моннан тыш,  форумда катнашучылар хәләл стандартлары буенча туклану белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен чараларны оештыруга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты белгечләре җәлеп ителә.

Татарстанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» форумында 15 меңнән артык кеше катнашуы көтелә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 539

Комментирование запрещено