Тәүфыйклы кеше бәхетле була

mjV8ComnR6oСамарада “Ураза-2023” дип аталган гаилә бәйрәме үтте

23 апрельдә Җәмигъ мәчете йортында балалар һәм аларның ата-аналары өчен Рамазан ае тәмамлануга ба­гыш­ланган зур бәйрәм узды. Чараны, гадәттәгечә, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте оештырды.

Чара булган көнне иртән иртүк кояш җир­гә җылы нурларын сипте. Ә матур итеп бизәлгән бәйрәм мәйданын күреп алгач, балаларның да, аларның әти-әниләренең дә кәефләре тагын да күтәрелеп китте. Биредә нәрсә генә юк иде – төрле төстәге батутлар, ка­ру­сельләр, сабын куык­ла­ры шоуы, төрледән-төрле бәй­геләр, викториналар, мас­тер-класслар! Әлеге күңел ачу чараларына хәтта олылар да балаларча сөенделәр.
Ачык һавада аппетит ачыла бит әле ул. Шуңа күрә, тамак ялгап алыр өчен, монда татлы мамык, кетердәп тор­ган попкорн, хот-доглар тәкъдим ителде.

“Ураза-2023” дип аталган бу гаилә бәйрәмендә балалар сәхнәдән моңлы итеп нә­шидләр башкардылар, Коръән сүрәләре укыдылар, ис­лам дине нигезләре буенча бәйгедә катнаштылар. Актив булганнарга “баракатик” дип исемләнгән кәгазьдән ясалган талоннар тапшырылды. Аларны берәр нинди күңел ачу чарасына яисә тәмле ризыкка алыштырырга мөмкин иде. Шулай ук бу бәйрәм “валюта”сын сатып алырга да булды. Чараны алып баручы Рәдиф Әхмәдиев әлеге ак­ча­ларның хәйриячелеккә тотылачагын хәбәр итте.

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин барысын да бәйрәм белән тәбрикләп: “Ураза бөтенебез өчен дә зур бәйрәм булып тора. Сез­нең әти-әниләрегез, әби-ба­байларыгыз ай буена ураза тоттылар. Күп балалар исә аятьләр өйрәнделәр, һәм ме­нә бүген без сәхнәдән мо­ның җимешләрен күрәбез. Бүген­ге чарада актив катнашуыгызга мин бик шат. Ураза бәйрәмен күңелле итеп үткәрегез, кә­е­фегез күтә­рен­ке булсын. Дин юлыннан атлаган бала тәр­типле була. Ә инде тәү­фыйклы кеше тормышта бә­хетле була. Шуңа күрә, хөр­мәтле әти-әниләр, әби-ба­байлар, дәвамчыларыгызга кеч­­кенәдән ислам рухын сеңдерегез, динебезгә мә­хәббәт тәрбияләгез, Алла­һы­ның барлыгына һәм бер­ле­генә инандырыгыз. Ә сез, ба­лалар, олыларны тың­ла­гыз, ислам таләпләрен үтәп яшәүчеләр исемлегендә бу­лы­гыз. Сез – безнең ки­лә­чә­гебез бит, һәм ул якты булсын иде”, — дип чыгыш ясады.

Ураза гаетенә багышланган мондый гаилә бәйрәмен Самара өлкәсе мөсел­ман­на­рының Региональ диния нә­зарәте быел дүртенче тапкыр уздырды. Ел саен әлеге чарага килүчеләрнең саны арта бара. Шунысы куанычлы ки, балалар һәрвакыт дини белемнәрен үстереп, күңел сандыкларын баетып торалар.

Ел саен бәйрәмдәге бәй­геләр дә төрлеләндерелә бара. Моның өчен милли диас­по­раларга һәм иганәчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Алар чараны оештыруга, бүләкләр сатып алырга, тәмле ризык­лар әзерләргә булышалар. Әйе, Ураза бәйрәменең асылы да шунда бит – үзеңне һәм башкаларны шатландыру, яшь буынга динебезнең кыйммәтләрен аңлату, аларда исламга карата сөю хисе тәрбияләү.

oX_Dt9T3pVsis91-F10vHY mjV8ComnR6o qI4lEfqGmPw VZgpikvGOI4

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 656

Комментирование запрещено