Казанда Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган концерт була

b168922fd4f468d3ce0908f5cfbace8f26 майда 18.30 сәгатьтә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында РСФСР һәм Татарстан Республикасы халык артисты Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган «Классикада яңа стиль» программасының концерт-презентациясе була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Тамаша Дөнья фондларының халыкара ассоциациясе, «Мама» хәйрия фондлары халыкара ассоциациясе, «Отечественные записки» журналы, Мәскәү татарлары мохтарияте, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Марат Нуриев ярдәмендә оештырыла.

Концертта Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимов һәм пианист-композитор, Пабло Казальс исемендәге Барселона музыка академиясенең профессоры, Маэстро Сон Семён Авангардович (Сеня Сон) катнаша. Соңгы 3 елда ул Ренат Ибраһимов өчен классик музыканың яңа стиле нигезендә махсус программа төзегән. 2022 елның маенда вафат булган легендар артист бу соңгы музыкаль мирасны улы Солтан Ибраһимовка калдырган.

Концерт программасында бөек классик композиторлар Бах, Моцарт, Бетховен, Шопенның «new model classic» стилендә танылган әсәрләре, шулай ук «Минем әтиемнең җырланмаган җырлары…» яңа программасыннан өзекләр яңгыраячак.

Ренат Ибраһимов яңа программа әзерләгән булган, әмма халык алдында башкарырга өлгермәгән. Солтан Ибраһимов артистның иҗади мирасын башкару өчен үзенең иҗат юлын Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе сәхнәсеннән башларга карар иткән. Яшь артистлар өчен нәкъ менә шушы легендар уку йорты сәнгатьтә иҗат юлын башлау урыны булып торган.

Хәзерге вакытта Солтан Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, педагог Алла Семёновна Белоусова- Фадеичева белән шөгыльләнә. Ренат Ибраһимов та гомере буе аннан дәресләр алган.

Концертка керү бушлай, 7(917)857-48-13 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 490

Комментирование запрещено