Рамазан – айларның солтаны

???????????????????????????????Шенталы авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте.

Тәкъва мөселманнар  дөньясы сагынып көтеп алган Рамазан ае ифтар мәҗлесләре белән дә бик ямьле. Шушы изге ай тәмамланырга берничә көн калгач, Шенталы авылы мәчетендә зурлап ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ошбу күркәм чара өч көн дәвам итте. Биредә барлыгы 150гә якын мөселман кардәшләребез — ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты.

Мәҗлестә имам Минсабир хәзрәт  Хөснетдинов Рамазан аеның нечкәлекләре турында вәгазь сөйләде. “Рамазан — айларның  бөеге,  солтаны. Ул безнең өчен бик кадерле, иң хөрмәтлесе булып тора. Нәкъ Рамазан аенда,  Кадер кичендә  Коръәни-Кәрим иңдерелгән. Изге китабыбызда “Бәкарә” сүрәсенең 185нче аятендә бу турыда болай диелгән: “Рамазан ае – бик шәриф ай, ул айда кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын”, - диде Минсабир хәзрәт.

Авыз ачкач, мөәзин вазифасын башкаручы Хәсән Сәхапов үзенең моңлы тавышы белән азан әйтте. Аннан соң  имамга  ияреп,  ахшам намазы укылды. Биредә  матур итеп Корьән  сүрәләре һәм догалар  яңгырагач, күркәм мәҗлес ике бүлмәдә дәвам итте. Берсендә ир-атлар, ә икенчесендә хатын-кызлар өчен сый-нигъмәтләр  тулы табыннар корылган  иде.

Мәчет тормышына килгәндә исә, биредә төрле эшләр алып барыла. Мөгаллим Шәүкәт ага Фәйзуллин кешеләрне ислам дине нигезләре белән таныштыра, гарәп графикасын өйрәтә. Ә остабикә Нәсимә  Сафина Коръәнне тәҗвид белән укыта. Алар икесе дә Казандагы танылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем  алганнар. Хәзер шушы белемнәрен халыкка җиткереп, ислам кануннары буенча гамәл кылу тәртибен төшендерүдә көчләрен кызганмыйлар. Шенталы авылы халкы алардан бик тә канәгать.

Имам вазыйфасын башкаручы Минсабир ага Таһир улы,  мөселман кардәшләребез  Әсхәт Гәрәев, Минһан  Гыйльманов  авыл өстендә үлем-китем булса, мәетләрне юып, кәфенләп, җеназа намазы укып җирлиләр. Ә Хәсән Вәлирахман улы зиратлар өстендә мәңгелеккә китүчеләргә каберне вакытында өлгертү эше өчен җаваплы.  Имам белән мөәзин  мәҗлесләрдә Коръән  укып,  Аллаһыдан аларның хата-ялгышларын кичерүен сорап, дога кылалар. Яшьләрне дингә өндәп, үгет-нәсыйхәт бирәләр. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле.

Ифтар мәҗлесенә  төрле яшьтәге кешеләр килгән иделәр. Олылары да, яшьләре дә намаз укыдылар, хәзрәт сөйләгән вәгазьләрне зур кызыксыну белән тыңлап, бик җылы кабул иттеләр. Хатын-кызлар өчен җыелган  бүлмәдә остабикә Нәсимә апа Исхак кызы да белгәннәрен дин кардәшләренә  җиткерергә тырышты, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Ханым-туташлар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар.

Имамыбыз һәм аксакалларыбыз белән киңәшләшкәч, без дә ифтар мәҗлесе үткәрергә уйладык. Хәер, ел әйләнәсендә биредә күркәм мәҗлесләр гел булып тора.

Авыз ачтыру – бик зур саваплы һәм күмәк көч сорый торган  җаваплы эш. Аллаһыга шөкер, мәчетебезгә дин кардәшләребез ашкынып киләләр, биредә намаз укып, Коръән сүрәләре тыңлап, шифа һәм яшәү көче алып китәләр. Алар биредә үзләренең җаннарына тынычлык алалар, белгәннәре белән уртаклашалар.  Менә ифтар мәҗлесе үткәрелү  турында ишеткәч тә, бердәм булып килделәр, ярдәм кулы суздылар, хәләл малларыннан  үз өлешләрен керттеләр,  табынга тәмле сый-нигъмәтләр пешереп алып килделәр.

Шушы игелекле эшләребездә хәер-дога бирүче акыл ияләренә, киңәшчеләребезгә - имамыбызга, мөәзинебезгә һәм табыннарны хәзерләүдә  булышкан хатын-кызларыбызга - Рәзидә Зиннуровага, Зөлфирә Мәрдәновага, Рәсилә Закировага, Фәгыйлә Бикташевага, Ландыш Хәкимовага һәм башка ярдәм итүче кызларыбызга – Аллаһы Тәгаләнең  рәхмәтләре яусын, Раббыбыз  үзләренә ике дөньяда  бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга язсын иде,  – дип үзенең эчке кичерешләре белән уртаклашты Нәсимә апа.

Аллаһыга  шөкер, изге айда ураза тотып, Раббыбыз тыйганнардан тыелып, Ул кушканнарны үтәп, гыйбадәтләр кылып,  җан тынычлыгы алдык, иманыбызны ныгыттык, зур бәхеткә ия булдык һәм   киләчәккә якты  өметләр багълап,  өйләребезгә  таралыштык.

?????????????????????????????????????????????????????????????? ??????????????????????????????? ??????????????????????????????? ??????????????????????????????? ??????????????????????????????? ???????????????????????????????ррр

                                                Нурсинә ХӘКИМОВА.

 Шенталы районы, Шенталы авылы.

Просмотров: 550

Комментирование запрещено