Бу эш һөнәр генә түгел, ул — күңел халәте

68OhZnJkJnc.jpgзззз«Социаль хезмәткәр», — дип әйтүгә үк аңлашыла, әлеге вазифада эшләп кенә булмый, яшәргә дә кирәк. Кыскасы, кешеләрне ярата белергә, аларның борчуын үз йөрәгең аша кичерергә… Ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да зарур. Әлеге язмамда сүзем шушы күркәм сыйфатларга ия булган Руфия Җават кызы Мугинова хакында.

Руфия 2018 елның сентябреннән әлеге хезмәткә алынды. Ул уңган, тыныч, киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр хезмәткәр. Үзенең тәрбиясендә булучы авылдашларының бар йомышын җиренә җиткереп башкара, картларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә, тәмле телен, якты йөзен жәлләми. Эшен күңелен биреп, бик яратып, тиеш өчен түгел, үз күңеле кушуы буенча эшли. Килгән саен нәрсә кушсак - шуны тыңлый. Кирәк икән, тормыш иптәшен — Рафаилен дә ярдәмгә чакырып ала. Нәрсә алып кайтырга кушсак та, алып кайтып бирә. Дарулар да алып кайтып тора. Аның ярдәменнән башка без берни эшли алмыйбыз… 

Аның кебек олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли аладыр. Бу эш һөнәр генә түгел, ул – күңел халәте, яшәү рәвеше бит… 

Руфиягә Аллаһының мең рәхмәте яусын. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, куанычлар, имин тормышлар телим! Күрсәткән яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

 

Әминә әби ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 648

Комментирование запрещено