Дубайда гарәп илләрендә яшәүче татарлар берләште

Дубайда Гарәп илләре татарлары Альянсы оештыДубайда  17 гарәп илләреннән: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Иордания, Йемен, Катар,  Мисыр (Египет), Тунис, Ирак, Иран, Сирия,  Бахрейн, Кувейт,Ливия, Ливан, Израиль, Мароккода яшәүче татар активистлары җыелды. Биредә гарәп илләрендә яшәүче татарлар берләшмәсе конференциясе узды.  Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  алып барды.

Ул җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән  сәламләде. Шулай ук Данис Шакиров Гарәп илләре татарлары Альянсын оештыру, ул бу илләрдәге татарларны бер мәйданга берләштерү дип билгеләп узды.  Конференциядә Дубайда гомер итүче Әлфия Рәмзил кызы Бәдретдинова Альянсның рәисе итеп сайланды.

Чарада шулай ук Милли Шура әгъзалары Самарадан Фәхретдин Канюкаев, Оренбургтан Илдус Дәүләтов катнашты.

tatar-congress.org

Просмотров: 552

Комментирование запрещено