«Татармультфильм»: «Әлдермештән Әлмәндәр» туган сәхнәсенә анимацион фильм булып кайта

680490733fa8922fd5796442d970b71eТуфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле буенча куелган анимацион фильм зур прокатка кадәр беренче тапкыр халыкка Камал театрының зур сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«10 майда Камал театрының мәртәбәле сәхнәсендә безнең анимацион фильм күрсәтелә. «Әлдермештән Әлмәндәр» персонажлары кабат үзләренең туган сәхнәсенә кайтачак», – диде «Татармультфильм» студиясенең башкарма директоры Алсу Низамиева әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә.

Анимацион фильмга нигез итеп спектакле алынды. Персонажларга да нигез итеп спектакль геройлары алынды. «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын булдыру – «Татармультфильм» берләшмәсенең күптәнге хыялы. «Туфан абый безнең баш мөхәррир булган вакытта ук җыена идек. Әмма шулай килеп чыкты — анимацион фильм хәзер генә дөнья күрде», – диде «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев.

Оештыручылар анимацион фильм белән спектакль арасында аермалар булуын әйттеләр. Шуңа фильм «мотивлар буенча» дип билгеләнгән. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең музыкасын композитор Алмаз Монасыйпов язган булган, Азат Ганиев әйтүенчә, шул музыка нигезендә авторлык музыкасы иҗат ителгән.

«Без тавыш кына чыгарып торабыз. Алар ничек эшләгән – без шуңа яраклашырга тырышабыз. Шуңа күрә бу фильмда нәрсә әйбәт – анысы шул команданыкы. Фильм ясау – бик четрекле эш», – диде Әҗәл персонажы өчен тавыш яздырган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

«Анимацион фильм спектакльгә нигезләнеп эшләнде, диделәр. Кешенең күз алдында спектакль тора. Сез фильмны караганда үзегезне спектакльдән читләштерсәгез иде. Спектакльне онытып анимацион фильм карагыз – алай җиңелрәк булыр», – дип киңәшләрен бирде Әлмәндәр карт өчен тавыш яздырган Татарстаның атказанган артисты Эмиль Талипов.

Фильм әлегә премьерага кадәр махсус экспертларга һәм «Татнефть» командасына гына күрсәтелгән. Ул шулай төрле фестивальләргә, шул исәптән Казан халыкара фестиваленә тәкъдим ителгән. Прокатка кайчан чыгасы билгеле түгел.

  • Проект Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән тормышка ашырылган. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть»нең матди ярдәме белән чыгарылган.
  • «Татармультфильм» әлегә аның бюджетын сер итеп саклый.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 489

Комментирование запрещено