Хөрмәтле Радик әфәнде!
Без Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сез — төбәгебезнең танылган шәхесләренең берсе. Татар җәмәгатьчелеге алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга, үстерүгә бәяләнмәслек зур өлеш кертәсез.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1218