«Яктылык» татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә Габделҗан кызы ДАШКИНАга!

article38460Хөрмәтле Хәридә  ханым!

Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Самарда егерме ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда оештырылган өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә Сез килеп кердегез! Шуңа да Сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Roses_Many_White_508488_1600x1200Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1305

Комментирование запрещено