Лесные пожары в Курганской области уничтожили почти всю деревню Юлдус — в Казани открыли сбор гумпомощи / Курган өлкәсендәге урман янгыннары аркасында Эчкен татар авылы янып беткән диярлек

4948cd1007ff04aaЛесные пожары в Курганской области уничтожили практически всю деревню Юлдус (Ичкен) — по словам очевидцев, в селе осталась только одна мечеть. Накануне в деревне загорелись школа и 20 домов, все жители были экстренно эвакуированы. Позже в МЧС России сообщили, что школу удалось отстоять.

С сегодняшнего дня в исполкоме Всемирного конгресса татар (Казань, ул. К. Маркса 38/5) будет организован сбор гуманитарной помощи, 10 мая машина с грузом отправится в путь.

Список предметов первой необходимости:

  • вода;
  • продукты питания;
  • одежда и обувь;
  • лекарства;
  • зарядные устройства для телефонов;
  • предметы первой необходимости для повседневной жизни.

Число погибших при масштабных пожарах в Курганской области достигло шести человек, еще 14 получили различные травмы, сообщили ТАСС в медицинских кругах.

Добавим, что сегодня министр по делам гражданской обороны, чрезвычайным ситуациям и ликвидации последствий стихийных бедствий Александр Куренков и губернатор Курганской области Вадим Шумков доложили президенту России Владимиру Путину о ситуации с природными пожарами в регионе.

К утру понедельника пожарные локализовали уже девять из 13 очагов действующих в Курганской области возгораний. Общая группировка, задействованная на тушении, достигла 1 290 человек и 332 единиц техники, включая авиацию МЧС России, которая сбросила на очаги пожаров 165 тонн воды.

Вчера по распоряжению МЧС аэромобильная группировка (АМГ) ГУ МЧС России по Татарстану выехала вечером из Казани для усиления группировки ведомства, ведущей борьбу с лесными пожарами на территории Курганской и Тюменской областей.

 

realnoevremya.ru

***

Авылда бер мәчет кенә утырып калган диелә. Бу уңайдан Казандагы Дөнья татар конгрессы бинасында һуманитар ярдәм җыю башланган. Ярдәм төялгән машина 10 майда юлга кузгалачак. Шул ук вакытта хәзерге вакытта Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә.

Бүген, 8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җиткән, авыл янып беткән диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Бу хакта Дөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Эчкеннән бер нәрсә дә калмаган! Нинди зур, матур авыл иде! Курган татарларының башкаласы! Меңнән артык кеше яшәгән авылда бер мәчет кенә утырып калган диләр», диелә хәбәрдә.

Дөнья татар конгрессы бинасында һуманитар ярдәм җыю башланган. Ярдәм төялгән машина 10 майда юлга кузгалачак диелә. Кирәкле әйберләр исемлегендә су, тиз бозылмый торган азык-төлек, өс һәм аяк киемнәре, дарулар, телефон зарядкалары, көндәлек һәм тормыш өчен кирәкле башка кирәк-яраклар бар.

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да ярдәм җыюга кушылырга өндәде. «Мин ул авылда күп тапкырлар булып, «Дала Атлантидасы яки Эчкен татарлары» дигән китап язган идем… Карагай урманы өсләренә ишелеп тора, янмасалар ярар иде, дип, гел куркып йөри идем… Янганнар…», дип язды ул.

7 май көнне янгын таралу куркынычы сәбәпле, Эчкеннән җирле халык эвакуацияләнә дип хәбәр ителгән иде.

    • Шул ук вакытта хәзерге вакытта Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә, Төмән һәм Курган өлкәсендә аларда әлегә җиде кешенең үлүе билгеле.
    • Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски краенда һәм Яһүди автоном өлкәсендә дә теркәлгән. Байкал аръягында исә 60 мең һектар коры үлән яна. Җылы һава торышы һәм җил янгынны сүндерергә комачаулый, диелә.
    • «Авиалесоохрана» мәгълүматынча, 8 май иртәсенә Русиядә 154 урман янгыны теркәлгән. «Гринпис» һәм төбәкләрнең хакимиятләре янгыннарда кешеләрне гаепли: алар үлән яндыру, учакларны сүндермәү сәбәпле чыга ди. Курган өлкәсендә битарафлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

d2trwrzjzv87nu.cloudfront.net

Просмотров: 683

Один комментарий

  1. Самара элкэсендэ урманнарда, посадкаларда кипкэн, сынган, ауган агачлар бик куп. Халыкны ж,ыеп урманнардан ераграк итэргэ була бит. Машина белэн тугел, куп ж,ирлэрдэн ж,эяу дэ утеп булмый бит.