9 май — Бөек Җиңү бәйрәме белән!

9 мая на сайт

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  һәм үз исемемнән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбриклим. Ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Халкыбыз һәм илебез  хакына кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәт!

Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр илебез тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәрберебезнең йөрәгендә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1257

Комментирование запрещено