Җиңү көнен искә алып

_AINT8N9gC4Җиргә азатлык алып,
Шатлыклы җиңү килде,
Ләкин никадәрле кеше
Киредән кайтмас инде!

Кызыл әләм җилфердәде
Рейхстаг түбәсендә,
9 Май – Җиңү көне
Буыннар йөрәгендә!


Салют тавышлары гөрли,
Сискәндерә, уята,
Сугыштан кайтмаганнарны
Искә төшереп, елата.

Һәлак булганнар исеме
Истәлек тактасында.
Чын батырлар бит алар
Илебез тарихында!

Уятмыйк без аларны,
Тынычлап йокласыннар.
Мәңгелеккә уелып калып,
Күңелдә саклансыннар!

Фашистларны кудылар
Кире килгән җиренә.
9 май, җиңү алып,
Килде туган илемә.

Бер Аллаһым, күпме куллар
Дога кыла Үзеңә.
Сугыш афәте килмәсен,
Тыныч тормыш бир безгә!

Җир-ананы рәнҗетмәгез,
Кан белән сугармагыз.
Беркайчан да фашистларга
Җиңәргә юл куймабыз!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 468

Комментирование запрещено