Якташыбыз, татар егете Петр Гаврилов исеме белән бәйле Брестка сәяхәт

89d0af32060de7dbbe856f3756af2f7eБөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Белоруссиядәге Брест ныгытмасында хезмәт иткән Кызыл армия хәрбиләренең каһарманлыгын кинолардан карап, әдәби китаплардан укып беләбез. «Интертат» хәбәрчесе Советлар Союзында герое исеменә лаек булган бердәнбер ныгытманы күреп кайтып, укучыларны таныштыра.

 

Брест ныгытмасы өчен барган сугышлар тарих китапларында күп тапкырлар инде сөйләнелгән. 1941 елның 22 июне, якшәмбе иртәсе. Германия, сугыш игълан итеп тормыйча, илебезгә бәреп керә. Советлар Союзының көнбатыш чикләре буена яшеренеп тезелгән меңләгән корал, миномет безнең якка таба ут ача. Чик буенда урнашкан хәрби частьлар, аэродромнар һөҗүмнең беренче сәгатьләрендә үк тар-мар ителә. Германия гаскәре, шул рәвешле, «Барбаросса» планын тормышка ашырырга керешә.

1939 елдан бирле Европада барган сугышта Францияне, Польшаны, Данияне, Бельгияне, Голландияне, Грецияне, Югославияне буйсындырган Германия җитәкчелеге, җиңел бирелгән яулардан рухланып, берничә ай эчендә Советлар Союзын җимерү максатын куя. Ләкин сугыш Гитлерның фельдмаршаллары уйлаганча гына бармый. Кызыл армия солдатларының соңгы тамчы канга кадәр сугышуы, халкыбызның каты торуы, бирешмәве дошманны шүрләтә. Европа илләре, яулап алынганнан соң, бернинди каршылык күрсәтмичә Германиягә хезмәт итсә, бездә сугыш үтеп киткән урыннарда бөтенләй башка – фашистларның акылына сыймаслык картина күзәтелә. Җир яуланса да, халкы бирешми, соңгы сулышына кадәр көрәшә. Мисал өчен, берничә сәгать эчендә алынырга тиешле Польша чигендәге Брест ныгытмасы сакчыларының 32 көн буе каршылык күрсәтеп ятуы легендага әверелә. Әлеге батырлык мисалы Мәскәүгә якынлашып килүче фашистларны туктатып, кире көнбатышка куа алган ватандашларыбызга да көч бирә. Ныгытма эчендәге көчле шартлаулардан исән калып, яраланган килеш яшерен урыннардан пулеметлардан, мылтыклардан атып, ай буе фашистларга тынгы бирмәгән солдатларның каһарманлыгы, телдән-телгә сөйләнеп, күп кенә сугыш кырларына барып ирешә.

«Интертат» хәбәрчесе апрель аенда Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендәге делегация белән Белоруссиягә барган сәфәрендә Брест ныгытмасын күреп, аның тарихын өйрәнеп кайтты. Күргәннәре белән укучыларны да таныштыра.

Минскидан Брестка кадәр сузылган 350 километрны Мәскәү – Варшава юлыннан автобуста 4 сәгатьтә үттек. Минскига кайту да шул ук көнне булды. Киң һәм төзек трассадан 700 километр бару ардырмады. Шулай итеп, көнебезне иртәдән төнгә кадәр Брестка багышладык.

Брест ныгытмасы тарихы

Брест шәһәре урнашкан җирләр Россия дәүләтенә XVIII гасыр азагында керә. Аңарчы биредә башта Литва, аннары Польша хакимлек итә. Шуңа күрә аның Брест-Литовск дигән атамасы да бар. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң, патша хөкүмәте бу урында илнең көнбатыш чикләрен саклау ныгытмасы төзергә карар кыла. 6 километрга сузылган калкулыклар янында тармакланып аккан Мухавец елгасы Буг елгасына кушылган җир – 2 гасыр элек дошманнан саклану корылмасы төзү өчен иң кулай вариант була.

Төзелеш башлангач, эш берничә мәртәбә тукталып тора. Шуңа күрә Россия флагы биредә, 30 ел узгач кына, 1842 елда күтәрелә. XIX гасыр уртасында 4 мең квадрат километр территорияне биләгән Брест ныгытмасы Европада иң ныгы, җимереп керә алмаслыгы булып исәпләнә. Ныгытма эчендә су каналлары казылып, дүрт утрау пәйда була. Һөҗүм булган очракта, алар бер-берсен яклый алырдай итеп төзелә. Цитадель, ягъни төп утрау, үзәктә урнаша. Аның әйләнәсе 12 мең кеше сыйдырышлы 2 катлы казармалар белән уратыла. Шушы боҗра цитадельнең иминлеген саклый. Казармаларның кирпеч диварлары ул заманның туп ядрәләренә бирешми торган итеп, метр ярым калынлыкта салына.

Прогресс алга барган саен, корал да камилләшә. Берничә дистә елдан соң илнең иминлеген ныгытмалар белән генә саклап булмый башлый. 1853-1856 елгы Кырым сугышы ук моны дәлилли. XX гасыр башында, авиация үсеш алгач, хәрби ныгытмалар элеккеге әһәмиятен, гомумән, югалта.

Беренче Бөтендөнья сугышында (1915 ел) Брест ныгытмасы Германиягә күчә. 1918 елда Брест-Литовск шәһәрендә «Тынычлык турында декрет» имзаланып, Россия сугыштан чыга һәм Европа өлешендәге 26 процент җирләрен югалта. Беренче Бөтендөнья сугышында Германия җиңелә. Ул яулап алган җирләр җиңүчеләр арасында бүленә. 1921 елда Белоруссиянең көнбатыш төбәкләре, шул исәптән Брест, Польша хакимлегенә күчә һәм 1939 елның сентябренә кадәр аның карамагында була.

Икенче Бөтендөнья сугышы барышында, 1939 елның 22 сентябрендә, Германия Белоруссиянең көнбатыш өлешен һәм Брест шәһәрен поляклардан яулап алып, Кызыл Армиягә бирә. Шулай итеп, Брест буенча ага торган Буг елгасының көнбатыш яры Германиянеке, ә көнчыгыш яры Советлар Союзыныкы була, ягъни 1939 елда 2 державаны тар гына елга аерып тора башлый. Шуннан соң Брест, ныгытма ролен үтәмәсә дә, чик буендагы хәрби шәһәрчек һәм кораллар саклау складлары буларак файдаланыла.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәре

«Барбаросса» операциясенең беренче һөҗүме Брест шәһәренә ясала. Бөек Ватан сугышы шушы ноктадан башлана, дисәк, ялгыш булмас. Ял көненә планнар корып йокыга яткан меңләгән кеше 22 июнь таңында йокысыннан да уяна алмыйча, сугыш башланганын да белмичә, якты дөньядан китә. Снарядлар, бомбалар шартлавына хәрбиләрнең гаиләләре яшәгән йортлар, казармаларның бер өлеше ишелә, яна. Төрле җирдә шартлау барган шәһәрчектә бер урынга – командирлар янына тупланып, рәтле каршылык күрсәтү мөмкинлеге булмый. Якшәмбе иртәсендә ныгытма эчендә хәрбиләр, хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагалар белән бергә якынча 8-9 мең кеше була. Күпләр башта сугыш башланганын аңышмыйча да кала, чөнки командование ахыргача «бер-береңә һөҗүм итмәү» турында совет-герман килешүенә ышана. Фашистларның нияте дә, көтелмәгәндә һөҗүм ясап, 8 сәгать эчендә ныгытманы кулга төшереп, алга таба китү була. Төп фронт Минскига таба күченә, ләкин Брестны чистартып бетерергә калган частьлар тиз генә максатына ирешә алмый.

Исән калган сугышчылар, төркемнәргә берләшеп, ныгытманың 4 утравыннан да атна дәвамында көчле каршылык күрсәтә. 29-30 июньдә төп штурм барышында исән калган солдатларның күбесе һәлак була, хатын-кызлар, бала-чагалар, яралылар әсирлеккә төшә. Июльдә берничә сугышчыдан торган төркемнәр яисә ялгыз солдатлар гына яшерен урыннардан атыш алып бара ала. Шулай да, алар бер тамчы суга, бер бөртек ризыкка тилмереп, тагын 3 атна буе фашистларга каршы ут ачып ята. Күз күремендә генә елга акса да, тулысынча чолганышта калган казармалардан, подваллардан чыгу түгел, баш калкытып та булмый. Елга яры тәүлекләр буе дошман тарафыннан күзәтү астында тора. Берничә бөртек калган сугышчыны күктән ташланган 1,8 тонналы авиабомба һәм казармаларны огнеметлардан көйдерү тәмам бетерә.

Вакыйгалар 2010 елда прокатка чыккан «Брестская крепость» кинофильмында тасвирлана. Киноны 16 яшькә кадәрле балаларга карау тыела.

Үлемсез якташыбыз Петр Гаврилов

Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән исемле керәшен авылында туып үскән Петр Гаврилов та сугышны 41 яшендә майор дәрәҗәсендә Брест ныгытмасында каршылый. Аның исеме 32 көн дәвамында фашистларга каршы көрәшеп, Брестның исән калган соңгы сакчысы булып тарих битләренә керә. Ул 23 июльдә әсирлеккә төшкәндә, яралардан аңын җуйган була. Дошман аны «үлемсез солдат» дип атый.

Петр Гаврилов әсирлектән азат ителгәннән соң, 10 елдан артык Совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә, сатлыкҗан булып исәпләнә. 50нче елларда Сергей Смирнов Брест ныгытмасы турында китап язарга материал җыйганда, Петр Гавриловның каһарманлыгын ачыклый. 1956 елда әсәр язылгач, майор халык каһарманына әверелә. Аңа 1957 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Брест ныгытмасында Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасының күчермәсе бар. Аның төп нөсхәсе Оборона министрлыгы архивында саклана. Әлеге документта Петр Гавриловның милләте «татар» дип күрсәтелгән. «Брест ныгытмасы» атамасын йөрткән мемориал комплекс хезмәткәрләре каһарманның якташлары килүенә сөенечләрен белдерде. Мемориал комплексның «Көнчыгыш форт» бүлеге мөдире Инна Гавриленко безне, туганнарча якын итеп, көн дәвамында озатып, ныгытма белән таныштырып йөрде, Петр Гаврилов турында илһамланып сөйләде.

Петр Гаврилов сугыштан соңгы елларда Краснодарда яши. Ул 1979 елда вафат була һәм, үзе теләгәнчә, Брест шәһәрендә җирләнә. Без аның каберен Брестның хәрби зиратына барып күрдек.

Брест өчен көрәштә башын салган каһарманнарның исемнәре ташка язылган

Бүгенге көндә Брест ныгытмасының һөҗүмнән исән калган өлеше Беларусь Республикасының тарихи-мәдәни кыйммәтләре исемлегенә кертелеп, дәүләт тарафыннан кадерләп сакланыла. Ул мемориаль комплекс буларак рәсмиләштерелгән. Сугыш беткәнгә 78 ел үтсә дә, бирегә Белоруссиянең, Россиянең төрле төбәкләреннән, башка илләрдән килүчеләр өзелми.

Монда артиллерия һөҗүменнән чокылып беткән диварларны, исән калган казармаларны, консервация ясалып, ярым җимерек хәлдә бүгенгә кадәр сакланган казарма диварларын күрергә мөмкин. 1918 елда «Тынычлык турында декрет» имзаланган Ак сарайның да нигезе саклана. Буг һәм Мухавец елгалары буенда үсеп утырган өянкеләр бу җиргә матурлык та өсти, күңелне әрнеткеч хисләр дә уята. Аларга карагач, күңел тула. Казарма эчләрендә музейлар эшли. Аларның коридорларында огнемет ялкыныннан каралган кирпечләр һаман да 1941 елның июнь-июль вакыйгаларын искә төшереп тора. Совет чорында эчке як диварларга штукатурка ясалып, буялган булган, ләкин, вакыт узу белән, алар көйгән кирпечтән коелып төшкән. Хәзер инде, 41нче ел атмосферасын тулырак бирү өчен, аларны шул килеш саклыйлар. Кызыл кирпечне шулкадәр көйдерерлек көчле ялкын анда качып яткан кешене берничек исән калдыра алмаган.

Брест өчен көрәштә башын салган каһарманнарның исемнәре ташка язылган. Алар арасында татар фамилияләре дә күренә. Инна Гавриленко сүзләренчә, сугыш башланганда, ныгытмада 30лап милләт вәкиле хәрбиләре, шул исәптән татарлар да, хезмәт иткән. Без алар рухына дога кылдык.

intertat.tatar

Просмотров: 478

Комментирование запрещено