2023 елның 9 маенда Яңа Ярмәк авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Чарада катнашучыларны бәйрәм белән Ярмәк хөкемияте башлыгы Минсагит Низамутдинович котлады, котлауларга район Советы депутаты Заляев Салават, хөрмәтле авылдашлар да кушылды.
Бәйрәм чыгышлар, балаларның патриотик шигырьләре, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сугышта һәлак булганнарның якты хәтере бер минутлык тынлык белән искә алынды. Чара һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 579