Ватанны ярату – иманнан

5kardnX1hdoГомер-гомергә ил-көн өстендә сугышлар тынып тормаган. Кызганыч ки, һәр буынга сугыш фаҗигасын кичерергә туры килә шул. Менә быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үттек.

Әйе, һәрбер сугыш халыкны зур хәсрәтләргә сала. Күпме кешенең гомере өзелә бит ул яу кырларында! Күпме аналар – баласыз, хатыннар – ирсез, сабыйлар әтисез кала.

Ватанпәрвәрлек хисләренә бай булган безнең милләт вәкилләре дә сугышларда дошманга каршы һәрвакыт батырларча көрәшкәннәр, Герой исемнәрен алганнар, туган илләрен яклар-саклар өчен, бер дә икеләнмичә, утка-суга кергәннәр. “Ватанны ярату – иманнан”, дигән хәдис тә бар бит. Кызганычка, шундый каһарманнар саны елдан-ел кими бара. Хәзер инде күпләре турында якты истәлекләрне аларның балаларыннан яки хәләл җефетләреннән генә ишетергә кала.

Менә ун ел элек “Бердәмлек” газетасында басылып чыккан язмамның герое — Гани Шәһвәлиевның вафат булуына да өч ел үткән икән. Шенталы районының Татар Әбдекие авылында гомер кичергән бу милләттәшебез — сугыш еллары баласы, Бөек Ватан сугышыннан соң Украинада бандеровчыларга каршы көрәшкән кеше.

Беркөнне юл уңаеннан мин Татар Әбдекиенә, Гани абыйның хатыны — Саҗидә апа янына кереп чыгарга булдым. Саҗидә ханым, аның улы Расих һәм килене Әлмирә белән озак аралашып утырдык без. Әлбәттә, сүзебез күбрәк Гани абый турында барды.

…Гани Шәһвәлиевның әтисе Миневәли белән аның бертуган энесе Минегата сугышка алынгач, Гани, яшьтәшләре кебек үк, бик иртә кул арасына керергә мәҗбүр булган. Әнисе Хәлимәнең төп таянычы, ярдәмчесе булган малайга, өлкәннәр белән беррәттән, басуда арык, хәлсез атларда җир эшкәртеп, икмәк үстереп, фронттагы сугышчыларны ипи белән тәэмин итеп торырга туры килгән.

Менә, ниһаять, бик зур авырлыклар, күп югалтулар белән яулап алынган Бөек Җиңү көне дөнья халкына олы сөенеч, бәхет алып килә. Ләкин, ни кызганыч, Миневәли ага һәм аның энесе Минегата яу кырында һәлак булалар. Зур хәсрәтләр йөрәкне әрнетсә дә, тормыш алга баруын дәвам итә.

1949 елда Ганигә дә армия сафларына чыкыру кәгазе килә. “Хәсрәт хәсрәткә охшамый, хәсрәт савыты бушамый”, ди татар халкы. Хезмәткә алынган яшь солдатны иптәшләре белән Украина җирләрендә барган бандеровчыларга каршы сугышка озаталар. Атна — ун көн эчендә үзләрен сугыш серләренә өйрәткәч, кулларына мылтык тоттырып, төнлә сугышка алып китәләр. Солдатларга күбрәк урманнарда качып ятучы дошманнарны эзләп йөрергә туры килә. Чөнки шундый очраклар да булган — бандеровчылар, казарма янына килеп, бәдрәфкә чыккан ир-егетләрне урлап китә торган булганнар. Солдатлар җир астындагы бункерларны эзләп йөргәндә, яшел яфраклар астына яшерелгән танкларга хәтле табып алганнар. Дошман бик көчле булган һәм аяусыз сугышкан. Бер ялгыш адым ясадың икән, һәлак булуың ихтимал. Оперативникларга этләр белән көненә 50 — 60 чакрым җир узарга туры килгән. Карпат тауларындагы операцияләрне үтәве дә җиңелләрдән булмаган, чөнки бик еш дошманнар белән каты атышлар да килеп чыккан.

Бирелгән боерыкны үтәргә барганда, казармалардан чыгып киткәндә, дөнья хәлен белеп булмый, диптер инде, солдатлар, үзләренең адресларын язып, өстәл өстенә куеп чыгып китә торган булганнар.

Өч еллык армия срогын тутырып, Гани Миневәли улы туган якларына ашкынып кайта. Батыр егетнең күкрәген орден-медальләр бизи. Газиз авылының гүзәл табигате, якыннарының янында булуы Ганинең күңелен күтәреп җибәрә. Ул, җиң сызганып, колхозда эшкә керешә.

Шулай бервакыт Ганины бер якын дусты үзенең туена чакыра. Нәкъ шунда булачак хатыны Саҗидә белән таныша да инде ул. Яшьләр бер күрешүдә бер-берсенә гашыйк булалар. Бераз очрашып йөргәч, язын, айлы кичләрнең берсендә Гани яраткан кызын урлап өенә алып кайта. Билгеле инде, Саҗидә сөйгән ярына кияүгә чыгарга шатланып ризалыгын бирә.

Әйтергә кирәк, Саҗидә апаның тормыш юлына күз салсаң, аны да язмыш иркәләмәгән. Ул шулай ук яшьтән эшкә керешә. Аягына чабата киеп, әтисе фанерадан ясаган сумканы күтәреп, мәктәпкә укырга йөргәнен әле дә ачык хәтерли Саҗидә ханым. Сугыш башлангач, аның әтисе Гамирне, абыйсы Мөнирне фронтка алалар. Бәхеткә, әтисе сугыштан әйләнеп кайта, ә абыйсы, кызганыч ки, 1945 елның май аенда Венгриянең Будапешт шәһәрен фашистлардан азат иткәндә һәлак була һәм шунда җирләнә дә.

Мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлагач, Саҗидә пешекче булып эшкә урнаша. Әзерләгән ризыкларын механизаторларга ашатыр өчен, авыр бидоннарны басу буйлап күтәреп йөрергә туры килә аңа. Гомумән, кем генә булып эшләми ул — сыер савучы да, сабанчы (плугарь) да, йөк төяүче дә. Ашлык уру машинасында (лобогрейка) да хезмәт куярга туры килә. Тормышка чыккач, Саҗидә ханым сыер савучы булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга.

Гани һәм Саҗидә Шәһвәлиевлар алтмыш елдан артык бергә гомер иткәннәр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүгенге көндә унынчы дистәне ваклаган Саҗидә әби улы Расих белән килене Әлмирә тәрбиясендә гамәл кылып яши. Калган балалары һәм оныклары, һәрвакыт янына килеп, аның хәлен беләләр. Улы Расих күрше Денис авылы мәктәбендә балалар укыта, ә Әлмирә күп еллар социаль хезмәткәр булып эшли.

Очрашуыбыз ахырында Әлмирә миңа: “Унынчы дистәне ваклаган, гомере буе авыр эшләрдә хезмәт куйган әниебез әле дә тик кенә утырып тора алмый. Мин эштә вакытта чебешләбезне карый. Өйдәге вак-төяк эшләрне дә эшли. Рәхмәт инде үзенә”, — диде.
Мин шушы матур гаиләгә карап сокландым. Аларга бәхетле тормыш теләп, юлымны дәвам иттем…

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 563

Комментирование запрещено