Горурланып яшибез

vE_aHkD5NR0Бабаларымны искә алып…

Бу язмам Бөек Ватан сугышында һәлак булган ике бабам һәм аларның үзләрен еллар буе көтеп яшәгән тол хәләл җефетләре рухына дога булып барса иде.

Безнең кадерле әтиебез белән әниебез сугыш балалары, икесе дә 1941 елда туганнар. Бабабыз Фәттах Зәйдулла улы Ильмухин сугышка киткәндә аның кызы — әнием Минниязга 2 яшь тә тулмаган булган. “Аның исәнлек буенча бронь бар иде, ләкин барыбер сугышка алдылар”, — дип Миңнегөлсем әбиебез елый-елый сөйли иде.

Ул иреннән 3 бала белән калып, 6 айдан соң дөньяга килгән Миннисасын берьялгызы тәрбияләп үстерә. Олы абыйсы Минсафа 12 яшендә суга батып вафат була. Олыгайгач, әниебезнең Минәхмәт исемле абыйсын да мәңгелек юлга озаттык. Бүгенгесе көндә әниебез 81 яшьтә, сеңлесе 79 яшендә, үзләренең туган авылларында матур гына яшиләр, Аллаһка шөкер.

Архивлардан эзләнеп, Фәттах бабабыз турында “1943 елның 3 декабрендә Ленинград янында батырларча һәлак булды” дигән язу таптык.

Әтиебез Ринат та әтисе сугышка киткәндә 10 көнлек бала булып калган. Гомере буе абыйсы Хафиз белән аталарын көтеп, сагынып яшәделәр. Бабабыз Әхмәтҗан Мәхмүтшин Берлинда май аенда вафат булганын әбиебез сөйләвеннән белдек. Айшә әбиебез дә ике баласын ялгыз тәрбияләгән. Кызганычка, истәлек тактасында да, хәтер китабында да бабабызның исеме дөрес язылмаган, язучыларның кул астында кирәкле документлар булмаган, күрәсең, кемнеңдер сүзенә генә карап, “Хәсәнов Әхмәтҗан” дип язылган иде. Безнең язган сораулар җавапсыз калды. Интернет челтәре аша архив документлары белән бабабызның Мәхмүтшин Әхмәтҗан Хәсән улы икәнен ачыклый алдык.

Хөрмәтле Геройларыбыз! Каберләрегезне белмәсәк тә, үзегезне күрмәсәк тә, без Сезнең белән горурланып яшибез! Урыннарыгыз җәннәттә булсын! Аллаһы Тәгалә Сезне хәер-догаларыбыздан ташламаска насыйп итсен иде!

Әлфия МӘХМУТШИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 551

Комментирование запрещено