Изге Рамазан ае тәмамланса да, Шәүвәл аеның алты көне уразасы исәбеннән, “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре өчен зур ифтар мәҗлесе уздырылды.
Чарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов, мәдрәсә укытучылары һәм 1 — 4 курс шәкертләре катнаштылар.
Хәзрәтләр әлеге 6 көн дәвамында тоткан уразаның күркәм савабы, фазыйләтләре хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләделәр, Коръән сүрәләре укыдылар. Күмәк ахшам намазыннан соң кунаклар әзерләнгән мул сыйлы табын артына узды. Мәҗлес тәмамлангач татар дөньясын үстерү, балаларга үгет-нәсыйхәтне кечкенәдән үк өйрәтү, дин белән тел һәрвакыт тыгыз мөнәсәбәттә булуы турында фикер алышулар дәвам итте, киләсе уку елына планнар төзелде.
Катнашучылар чарадан канәгать булып, оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп таралыштылар.
Әминә МОЛЧАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 529