Окопларны чирәм каплап китте, ә яралар һаман сыкрый

P8_mTolpaCEӨлкәбез шәһәр һәм авылларында Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, исән калган фронтовик ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын, концлагерьларда җәзаланган тоткыннарны, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрне хөрмәтләп искә алалар… Тантаналы митинглар уза, балалар шигырьләр укыйлар, һәр тарафта музыка яңгырый. Хәттә кечкенә генә авылларда да «Без хәтерлибез, без горурланабыз» дип әйтер өчен бу көнне бөтен халык бергә җыела.

Похвистнево районы, Гали авылы халкы да Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү өчен зур тырышлык белән әзерләнә. Быел да 9 Майны авыл эчен бәйрәмчә бизәп каршы алдылар алар. Мәктәптә сыйныф сәгатьләре, шигырь, рәсем бәйгеләре үткәрелде, күргәзмәләр оештырылды. Китапханәчеләр, «Читаем детям о войне» дип аталган Халыкара акциягә кушылып, яшь буын өчен тематик чаралар уздырдылар.

9 Май иртәсе авыл Мәдәният йорты алдында мәктәп укучылары тырышлыгы белән оештырылган митингтан башланып китте. Тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Фирдәүсә Йосыпова төзегән сценарийда урынлы чыгышлар һәм шигырьләр дә, Гөлназ Минкина әзерләгән биюләр һәм җырлар да үз тәртибе белән бик матур итеп урын алган иделәр. Чараның тантаналы өлешен Айрат хәзрәт Кәлимуллин Коръән сүрәләрен укып башлап җибәрде.

«1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык ватандашыбыз һәлак булган. Бу — көн саен 14 мең, сәгатенә 600, минутына 1 кеше үтерелгән дигән сүз. Әгәр дә аларның һәрберсе хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителсә, безнең ил 38 ел буена тынып торачак», — диде алып баручы 10нчы сыйныф укучысы Айрат Харисов. Бу сүзләр Гали авылыннан яу кырына киткән 511 кешене һәм чит җирләрдә мәңгелеккә башын салган 198 батырны бер минутлык тынлык белән искә алуга игълан булып яңгырады. Аннан соң сугыш кырларында, кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәндә һәм олы яшькә җитеп бакыйлыкка күчкән ветераннар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салынды.

Форсаттан файдаланып, бәйрәм тантанасында «Татарлар» газетасы игълан иткән «Солдатка хат» бәйгесендә җиңү яулаган ике укучыны — Илнур Юнысовны һәм Илназ Шәйхетдиновны да котладылар. Аларга җирле «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды, дип язып җибәргән Кәүсәр Шәйхетдинова.

Күп гаиләләрдә үз геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар турында хатирәләрне нәсел варислары саклый.

Камышлы балалар китапханәсе кушылган «Читаем детям о войне» Халыкара акциясе нәкъ менә киләчәк буыннарга Ватан тарихындагы кискен вакыйгаларның мөһимлеген аңларга, Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мәгариф үзәге студентлары өчен уздырган «Җиңү варислары» дип аталган тарихи квиз да, «Җиңү диктанты» Халыкара акциясендә катнашу да балаларда ватанпәрвәрлек хисләре уята.

bA_Sl_oQN4E

Мәктәп каршында эшләп килүче «Йолдызлык» иҗат үзәге укучылары да Җиңү көнен бәйрәм итүгә зур өлеш керткәннәр. «Кисточка», «Юный художник» һәм «Акварелька» төркемнәре, укытучылары Лилия Мискина белән, Җиңү көненә багышланган картиналар ясаганнар. Альбина Шәйдуллина җитәкчелегендәге «Модерн» оешмасы укучылары үз куллары белән «Георгий тасмасы»ннан значоклар ясап, авыл халкына бүләк иткәннәр. Шулай ук «Йолдызлык» укучылары арасында 9 Май тематикасына багышланган кул эшләнмәләре бәйгесе дә узган.

Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме булган Җиңү көне Камышлы районының Иске Усман авылында да гөрләп үтте. Чыннан да, моннан 78 ел элек ата-бабаларыбызның аяусыз батырлыгы, тырышлыгы, илгә чиксез мәхәббәте безгә җиңү бүләк итмәгән булса, башка бәйрәмнәр булыр идеме икән?!

Иске Усман авылында һавада да, урамнарда да иртәдән үк бәйрәм сулышы сизелә, дәртле жырлар яңгырый, тирә-юньне матурлык каплап алган. Бәйрәм оештыручылар кунакларны каршыларга әзер. Менә кунаклар да күренә башладылар. Кызганыч, алар арасында сугыш ветераннары юк шул. Инде сугышта катнашкан абыйларыбыз, аларны сагынып көткән, авылда көне-төне хезмәт куйган тыл батырларыбыз да дөнья белән хушлаштылар. Сугыш башланганда яңа туып калган балалар — бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары.

AgQ1_ul9icc

Алып баручылар бәйрәм тантанасын шигъри юллар белән ачып җибәргәннән соң, сугыш корбаннарын искә алып, алар рухына Коръән укылды. Аннан соң кунакларны авыл идарә башлыгы Фәнил Кәримов, авыл советы депутаты Гомәр Мөниров, авыл халкы исеменнән Фидания Нуретдинова Бөек Җиңү көне белән котладылар. Бөтен котлау-сәламләү сүзләрендә дә бүгенге сугышта катнашкан ир-егетләребез исән-сау, җиңү яулап тизрәк туган йортларына кайтсыннар иде, дигән теләк чагылды. Өйдә аларны балалары, хатыннары, әти-әниләре түземсезлек белән көтәләр бит. Җиңү көне тагын килсен. Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын.

Бәйрәм сәнгатьле шигырьләр, моңлы да, дәртле дә җырлар белән үрелеп барды. Пенсионер укытучы Тәслимә Борһанова Муса Җәлилнең «Бүреләр» шигырен укыганда күз яшьләрен тыеп торуы кыен булды, Мәгърифә Гыйльфанова «Солдатлар» җырын җырлый башлауга бөтен халык аңа кушылды, ә Әдилә Юнысова башкарган «Каеннар шаулый» җыры күңелләрнең иң түренә үтеп керде. «Сандугач» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, жырлар җырладылар.

Митинг бер минутлык тынлык, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салу, күккә шарлар очыру белән тәмамланды.

Ул вакытка, тирә-якка хуш исләр таратып, солдат боткасы да пешеп чыккан икән. Бөтен кунаклар да бәйрәм боткасыннан авыз иттеләр. Ә кичен һәйкәл каршында шәмнәр кабынды. Безнең искә алыр кешеләребез байтак шул. Кечкенә генә татар авылында да 77 кеше истәлегенә куелган ул һәйкәл, диелә авыл китапханәчесе Гөлнур Вәлиуллина һәм клуб мөдире Рәмия Надыршина хәбәрендә.

Самараның МБОУ Школа «Яктылык» мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналары өчен дә Бөек Җиңү көне иң кадерле һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Алар бергәләп 9 Майга багышланган төрле акцияләрдә, бәйге-фестивальләрдә катнашалар. Быел музыка укытучысы Алинә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге хор Дан мәйданында узган «Песни Победы Отцов» дип аталган җыр марафонының йомгаклау концертында чыгыш ясады. «Яктылык» укучылары хөкүмәт бинасы баскычларында 500 кешедән торган хор составында сугыш еллары җырларын башкардылар.

34IMs7SwwYU

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА әзерләде.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 559

Комментирование запрещено