Комитет по стандарту «Халяль» ДУМ РТ приглашает всех желающих на ярмарку Russia Halal Market в казанском Агропарке! / «Хәләл» стандарты буенча Комитет Казанның Агросәнәгать паркына Russia Halal Market ярминкәсенә чакыра

foto_halyal__maroketa-620x33017 мая 2023 года в рамках международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum 2023» в Казанском Агропромышленном парке откроется ярмарка халяльной продукции Russia Halal Market. Все представленные продукты и услуги на ярмарке имеют сертификаты халяль от различных сертифицирующих организаций и дополнительно проверены Комитетом по стандарту «Халяль» ДУМ РТ. В частности, специалисты-эксперты Комитета провели проверку сырья и продукции всех участников ярмарки, а также зон проведения мероприятия на предмет соответствия стандартам «Халяль».

Комитетом реализованы нормативы «Халяль» во всех точках продаж маркета. Для этого площадка Агропарка была подготовлена по рекомендациям Комитета: полностью исключено наличие свинины, тщательно очищены помещения и оборудование для достижения ритуальной чистоты места, отремонтированы и оборудованы туалетные комнаты для возможности совершения омовения, организована молельная комната, разделенная на женскую и мужскую зоны. Работы по внедрению стандартов длились полтора месяца.

Отметим, что на Russia Halal Market будет представлена продукция из более чем 50-ти стран мира: России, Казахстана, Беларуси, Египта, Ирана, Малайзии и др. А всего к услугам покупателей здесь будут функционировать  порядка 400 точек продаж производителей. Среди российских экспонентов – производители из 20 районов Татарстана, включая г. Казань, Республики Саха. Посетители смогут закупить кондитерские изделия, мясную и молочную продукцию, продукты пчеловодства, напитки, БАДы, различные соусы, одежду и косметику, а также изделия народного творчества.

Ярмарка работает с 17 по 21 мая по адресу: г. Казань, ул. Аграрная, д. 2. С 8:00 до 19:00 часов.

dumrt.ru

***

2023 елның 17 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылачак. Биредә сатылачак барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды. Боларны гамәлгә ашыру өчен 1,5 ай вакыт китте.

Russia Halal Market-та тәкъдим ителгән продукция дөньяның 50 дән артык иленнән кайтарылган: Россия, Казахстан, Беларусь, Мисыр, Иран, Малайзия кебек илләрдән. Барлыгы исә ярминкәдә сатып ачулылар өчен 400ләп сату ноктасы эшлиячәк. Россия экспонентлары арасында маркетта катнашу өчен Татарстанның 20 районы, шул исәптән Казан шәһәре, шулай ук Саха Республикасы вәкилләре дә бар. Кунакларга тәм-том, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык белән бәйле азыклар, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием-салым һәм косметика, шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә 17 нче майдан 21 нче майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада узачак. Маркет иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

dumrt.ru

Просмотров: 547

Комментирование запрещено